Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мөһим мәсьәләләр каралды

27 майда ТР Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция узды. Көн тәртибе буенча Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды ярдәме турында"гы Федераль законны тормышка ашыру, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, авылларда ФАПлар төзүгә тәгаенләнгән программаны тормышка ашыру, агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар каралды. Видеоконференциядән соң район башлыгы Фәрит Габбассов...

27 майда ТР Министрлар кабинетында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендә видеоконференция узды. Көн тәртибе буенча Татарстанда "Торак-коммуналь хуҗалыкны үзгәртеп кору фонды ярдәме турында"гы Федераль законны тормышка ашыру, мәктәпләргә капиталь ремонт уздыру, авылларда ФАПлар төзүгә тәгаенләнгән программаны тормышка ашыру, агросәнәгать комплексы алдында торган бурычлар каралды.
Видеоконференциядән соң район башлыгы Фәрит Габбассов җитәкчелегендә әлеге мәсьәләләр буенча фикер алышу булды.Агымдагы елда районда 11 күпкатлы йортка капиталь ремонт уздыру планлаштырылган иде. Хәзерге вакытта эш график нигезендә алып барыла. Республикакүләм программа нигезендә Сарсак-Омга лицеенда, Ямурза, Кичкетаң, Исәнбай,Варкләд-Бодья мәктәпләрендә дә кызу эш кайный. Аларда барлык эшләрне 15 авгуска төгәлләү бурычы куела. Быел Татарстан авылларында модульле ФАПлар төзү буенча яңа программа старт алды Аның нигезендә Биектау авылында яңа модульле ФАП төзеләчәк. 5 авылда - Тукай, Кам.Ключ, Көчек, Сарсак-Омга, Үтәгәндә ФАПлар капиталь төзекләндереләчәк. 1 июньдә Кадрәктә яңа ФАП үз ишекләрен ача.
Авыл хуҗалыгына килгәндә, районда сабан культураларын чәчү эше 15 майда тәмамланды. Хәзерге вакытта терлек азыгы культураларын чәчү бара. "Терлек азыгын хәзерләргә керешергә вакыт. Быел бу эшне Сабантуйга кадәр башлкрга кирәк", - дип кисәтте Фәрит Гарифович. Терлек асраучылар өчен сөенечле хәбәр дә җиткерделәр: һәр баш сыер өчен Хөкүмәт 680 сум субсидия бирергә җыена. Май-июнь айлары өчен акчалар инде Сабантуйларга кадәр үк биреләчәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: видеоконференция, капиталь ремонт, Президент, район