Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Мөмкинлекләр күбрәк булсын иде

    "Хәзер республикада сукыр инвалидаларга да заманнан артта калмыйча яшәү өчен мөмкинлекләр арта бара". Узган атнада Алабуга сукырлар җәмгыятеннән Мөнип Гасыймов җитәкчелегендә килгән бер төркем хезмәткәрләр халыкны социаль яклау идарәсендә күз күреме начар булган әгерҗелеләр белән очрашу вакытында әнә шулай дип әйттеләр. Алабугада әлеге җәмгыять каршында озак еллар сукырлар хезмәт куя...

    "Хәзер республикада сукыр инвалидаларга да заманнан артта калмыйча яшәү өчен мөмкинлекләр арта бара". Узган атнада Алабуга сукырлар җәмгыятеннән Мөнип Гасыймов җитәкчелегендә килгән бер төркем хезмәткәрләр халыкны социаль яклау идарәсендә күз күреме начар булган әгерҗелеләр белән очрашу вакытында әнә шулай дип әйттеләр.
    Алабугада әлеге җәмгыять каршында озак еллар сукырлар хезмәт куя торган предприятие эшләп килә. Анда хәзерге вакытта Минзәлә, Бөгелмә, Менделеев, Түбән Кама һәм башка районнардан барлыгы 525 кеше эшли. Биредә кер каптыргычлары, банка капкачлары, тараклар, щеткалар һәм башка хуҗалык кирәк-яраклары җитештерелә. "Предприятиедә хезмәт хакы да вакытында бирелә. Эшчеләр биредәге шартлардан канәгать. Күзләре начар күрүчеләргә дә тормышка яраклашырга, бер-берсе белән аралашып яшәргә кирәк. Үз эчеңә бикләнеп, гел авырулар турында гына уйларга ярамый", - диде Мөнип Исмәгыйлевич. Сукырларны бергә туплау максатыннан, җәмгыять елның-елында шашка, шахмат турнирлары уздыра. Төрле районнарда чаңгы, йөзү буенча бәйгеләр оештырыла. Алабуга сукырлар җәмгыятендә өлкәннәрне дә, балаларны да кул эшләренә, ак кул таягы белән ничек идарә итәргә өйрәтәләр. Белгеч Ирина Чугунова хәзер сукырларның да компьютер, Интернет, электрон почта белән иркен эшли алуларын сөйләде. Компьютер серләренә дә әлеге җәмгыятьтә өйрәтәләр. "Мин үзем дә - I группа инвалид. Әмма хәзер компьютерны "су урынына эчәм". Аның бернинди авырлыгы да юк икән. Компьютерга махсус программа гына урнаштырыла. Һәм шуның нигезендә инвалид барысына да өйрәнә", - диде Ирина ханым. Ул шулай ук сукыр балалар өчен Лаешта махсус интернат булуы турында да сөйләде. "Үзем шунда белем алган кеше буларак әйтәм, биредә шартлар яхшы, иң мөһиме, балалар үзләрен кимсетелгән кебек хис итмиләр, чөнки алар барысы да бертөсле", - диде ул. Биредә уку программалары мәктәптәге кебек, сукырлар да БДИ тапшыралар, төрле уку йортларында белем алырга мөмкинлекләре бар. Мәктәптә бик матур кичәләр була, күңел ачулар оештырыла, балалар түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр.
    Очрашуга сукырлар җәмгыятендә исәптә торучы 11 әгерҗеле чакырылса да, бары Наил Сабирҗанов, Анна Байбекова һәм Рифкать Каһиров кына килгән иде. Наил Галимҗанович май аенда Алабугада узачак отчет җыелышында катнашачак. Мөнип Исмәгыйлевич Әгерҗедә дә сукырлар өчен шартлар тудырылуын теләде: "Тавышлы светофор, халык күп йөри торган учреждениеләргә, мәсәлән, поликлиника, социаль яклау, Пенсия фонды идарәләре һәм башкаларга тавышлы маячок куелса, бина эчләрендә кирәкле кабинетларга илтүче резин дорожкалар җәелсә, сукырлар өчен уңайлы булыр иде", - диде ул.
    ...Әйдәгез, бер мизгелгә генә күзләрне йомыйк әле, җәмәгать. Һәм бер-ике генә адым ясап карыйк. Булдырабызмы? Юк шул, күзләрне тизрәк ачасы килә. Ә сукырлар гомер буе караңгылыкта яшәргә мәҗбүр. Булдыра алганча аларга да яшәү өчен мөмкинлекләр тудырырга тырышыйк. Өйдә бикләнеп кенә ятмасыннар, аз булса да урамга чыксыннар, кибетләргә керсеннәр, үз йомышларын үзләре үтәргә йөрсеннәр иде алар. Әмма, ни кызганыч, бездә әле алар өчен мөмкинлекләр аз, бик аз шул...
    Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: