Эгерже хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Морозов Кремльгә күчте

    Россия Федерациясе Дәүләт Думасына берничә чакырылышта без сайлаган депутат, Думада 19 ел эшләгән 59 яшьлек Олег МОРОЗОВ Мәскәү Кремленә күчте. Олег Викторович Россия Президенты Администрациясендә эчке сәясәт мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк. Морозов Россия парламентына алты тапкыр сайланды. Ул Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатьләрен һәрвакыт алга сөрүче депутат булды. Узган атнада Олег Викторович...

    Россия Федерациясе Дәүләт Думасына берничә чакырылышта без сайлаган депутат, Думада 19 ел эшләгән 59 яшьлек Олег МОРОЗОВ Мәскәү Кремленә күчте. Олег Викторович Россия Президенты Администрациясендә эчке сәясәт мәсьәләләре өчен җавап бирәчәк.
    Морозов Россия парламентына алты тапкыр сайланды. Ул Мәскәүдә Татарстан мәнфәгатьләрен һәрвакыт алга сөрүче депутат булды. Узган атнада Олег Викторович Чаллыга килде. Аның белән очрашуга район башлыгы Фәрит Габбасов та барды. Фәрит Гарифович Морозовка эшлекле мөнәсәбәтләре өчен олы рәхмәтен белдерде. Думада эшләгәндә Чаллы шәһәренә зур ярдәм күрсәткән өчен Чаллы мэры Вәсил Шәйхразиев Олег Викторовичка "Шәһәрнең мактаулы гражданины" исеме бирелүен хәбәр итте.
    Олег Морозов Президент Администрациясендәге бу җаваплы эшендә дә Татарстан халкының мәнфәгатьләрен кайгыртачагын, республикабыз белән тыгыз элемтәдә эшләячәген әйтте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: