Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мошенникларда барысы да – ялган

Соңгы вакытта районда мошенниклык очраклары күбәйде. Бу турыда күпме аңлату эшләре алып барылса да һаман мошенникларның тәмле теленә алданып, кәкре каенга терәлеп калучылар арта гына. Әмма тозакка эләккәч терсәкне тешләп буламы соң инде?! Чит-ят кешеләр үзләрен социаль яклау идарәсе, Пенсия фондыннан дип таныштырсалар, таныклыкларын күрсәтүләрен сорагыз. Төрле товар, медицина аппаратлары...

Соңгы вакытта районда мошенниклык очраклары күбәйде.
Бу турыда күпме аңлату эшләре алып барылса да һаман мошенникларның тәмле теленә алданып, кәкре каенга терәлеп калучылар арта гына. Әмма тозакка эләккәч терсәкне тешләп буламы соң инде?! Чит-ят кешеләр үзләрен социаль яклау идарәсе, Пенсия фондыннан дип таныштырсалар, таныклыкларын күрсәтүләрен сорагыз. Төрле товар, медицина аппаратлары тәкъдим итсәләр дә ышанмагыз, акча бирергә ашыкмагыз. БУ - ЯЛГАН. Алардан документларын күрсәтүне таләп итегез, тарткалашып маташсалар шунда ук полициягә шалтыратыгыз.
Әгәр сезгә таныш булмаган номердан шалтыратып, берәр якын кешегезнең бәлагә юлыгуы турында хәбәр итсәләр һәм аны коткару өчен зур күләмдә акча таләп итсәләр йә булмаса нинди дә булса акчалата бүләк отуыгыз турында СМС-хәбәр килеп, кредит картагыз турында белешмә сорасалар, ышанмагыз, БУ - ЯЛГАН. Иң беренче якыннарыгызга шалтыратып, бу хәлнең дөресме-түгелме икәнен белешегез. Беркемгә дә банк картасы мәгълүматларын бирмәгез. Лотерея, бәйгедә катнашмый гына приз алырга мөмкин түгеллеген исегездән чыгармагыз. Әгәр катнашкансыз икән, оештыручыларга шалтыратып белешегез.
Әгәр таныш түгел номердан банк карточкагыз "заблокировано" дигән СМС-хәбәр килсә һәм яңадан картаны "разблокировать" итү өчен пароль җибәрсәләр яки шалтыратсалар, ышанмагыз, БУ - ЯЛГАН. Алар җибәргән парольне җыйсагыз, телефоныгыздагы акчадан җилләр исәчәк. Мондый хәбәр алуга, банкка яки андагы сервис хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Таныш түгел кешеләрдән сак булыгыз, аларның матур сөйләп төп башына утыртып куюларын онытмагыз. Әгәр андый очракларга юлыккансыз икән, тизрәк район эчке эшләр бүлегенә 02, 22541 телефоннарына шалтыратыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев