Мөселманча Яңа ел башы

бүген, 2 октябрьдә, мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел башы. Бу көнне 1438нче мөселман елы башлана. Һиҗри календарь буенча ул Мөхәррәм аеның беренче көненә туры килә. Мөхәррәм - тыелу ае. Бу айда мөселманнар бер-берсенә карата бик тә сабыр булырга, бозыклык кылмаска, начар гадәтләрдән сакланырга тиеш. Матур мөгамәләгә, күркәм холык, әдәп-әхлак,...
бүген, 2 октябрьдә, мөселманнарның ай календаре буенча Яңа ел башы. Бу көнне 1438нче мөселман елы башлана.
Һиҗри календарь буенча ул Мөхәррәм аеның беренче көненә туры килә. Мөхәррәм - тыелу ае. Бу айда мөселманнар бер-берсенә карата бик тә сабыр булырга, бозыклык кылмаска, начар гадәтләрдән сакланырга тиеш. Матур мөгамәләгә, күркәм холык, әдәп-әхлак, мөселманлык сыйфатларына аеруча игътибарлы булырга кирәк. Чөнки бу елның беренче ае ничек башланса, шулай үтә дигән ышаныч та бар.
Мөхәррәм аеның беренче ун көне аеруча мәрхәмәтле, хөрмәтле санала. Ә Яңа ел көнне Коръән һәм намаз уку, догалар уку, бәйрәм ризыклары әзерләү бик тә саваплы.
Мөхәррәмнең унынчы көнендә - Гашура бәйрәме. Ул быел 11 октябрьгә туры килә. Әлеге көнне Аллаһ Муса (г,в.с.)не фиргавеннән коткарган. Гашура бәйрәме көнне ураза тоту бик тә саваплы. Моның бәрабәренә Раббыбыз кылган хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны кичерер. Амин.
Габделкәрим хәзрәт ГЫЙЗЗӘТУЛЛИН,
"Нур" мәчете имамы.
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 19:12Гүзәл Уразованы нәни кызы белән хастаханәгә салганнар Җырчы хастаханәдә төшерелгән видео куйган2600
-
5 март 2021 - 19:05Татарстанда коронавирустан тагын өч кеше үлгән Вирус корбаннарының гомуми саны 355кә җитте2800
-
5 март 2021 - 15:42Татарстанда бер ир коега төшеп үлгән Мөстәкыйль рәвештә аңардан чыга алмаган4800
-
15 февраль 2021 - 09:34Варклед-Бодьяда Пилмән фестивале кунаклар җыйды
-
14 февраль 2021 - 16:30Район җитәкчелеге 100 яшьлек юбилярны котлады
-
5 март 2021 - 18:00Яшь әти-әнигә тантаналы шартларда автокресло тапшырдыларБала тудыру йортында үзенчәлекле бәйрәм узды4600
-
5 март 2021 - 07:56"КАМАЗ-мастер" командасы экипажы Әгерҗедә булдыЙөз кат ишеткәнче, бер тапкыр күрүең яхшырак9200
-
5 март 2021 - 19:25Ашыгыч хезмәтләргә – кәрәзле телефоннан Әгәр өй телефоныгыз юк икән, ашыгыч ярдәм хезмәтләренә кәрәзле телефоннан шалтырата аласыз. Янгын сүндерү часте - 101. Полиция - 102. Ашыгыч ярдәм - 103. Газ хезмәте - 104.301200
-
3 март 2021 - 18:14Нибары 44 яшь иде: танылган актер вафат... Туган көненнән соң нибары ике көн яшәп калган63800
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.32600
-
2 март 2021 - 16:15Башкортстанның „бешеный“ артисты Татарстанның „самый бешеный“ артисты Фирдүс Тямаевка „вызов“ ташлаган Ни булып бетәчәк?29200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Әгерҗе хәбәрләре
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-73820 от 12.10.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Абзалиева Дания Зангировна
Адрес редакции: 422230, г. Агрыз, ул. Карла Маркса, д. 8
Телефон редакции: (85551) 2-28-61
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: agr-vesti@mail.ru
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика