Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Мукшур авылы матур, кешеләре күркәм

Безнең күршедә генә яшәгән, инде мәрхүмә Миңниса әби еш кына: "Менә безнең Сокман, Мукшур якларын барып күрсәгез иде әле сез. Авылыбыз матур, кешеләре күркәм", - дип кабатларга ярата иде. Бу авылга беренче баруым булгангадыр, юлда күрше әбинең шушы сүзләре искә төште. ӨЙЛӘНЕРГӘ КЫЗЛАР ЮК Әйе, чыннан да, илгә-көнгә тырышып хезмәт...

Безнең күршедә генә яшәгән, инде мәрхүмә Миңниса әби еш кына: "Менә безнең Сокман, Мукшур якларын барып күрсәгез иде әле сез. Авылыбыз матур, кешеләре күркәм", - дип кабатларга ярата иде. Бу авылга беренче баруым булгангадыр, юлда күрше әбинең шушы сүзләре искә төште.

ӨЙЛӘНЕРГӘ КЫЗЛАР ЮК

Әйе, чыннан да, илгә-көнгә тырышып хезмәт иткән, тормышларын үз куллары белән корып, әле бүген дә булганына шөкер итеп яшәүче гаиләләр күп икән Мукшурда. Йортлары матур, каратлы-куралары төзек.

40 елдан артык иңне-иңгә куеп яшәүче Ингил-Эльза НАСЫЙРОВларның өйләренә янкорма төзеп яткан көннәре. "Көч-дәрт барында төзик әле. Авылда төпләнеп калган улыбыз да бар әле безнең", - диләр. Алар икесе дә гомерләре буе колхозда эшләгәннәр. Ингил абый - механизатор. Эльза апа - терлекче.

- Колхоз ашханәсендә дә эшләдем, төрле эшкә дә йөрдем, - ди Эльза апа.

- Мин комбайн да, трактор да иярләдем. Яхшы эшләгәнем өчен һәрчак Сабантуй сәхнәсенә чакырып зурлыйлар иде, - дип кушыла Ингил абый.

- Их, авылның гөрләгән чаклары кайда калды икән?! Авылыбызда өч ферма бар иде, аларда - сыер, ат, сарыклар. Сарык көтүе урамнан үтеп йөри, шуңа анда бер үлән дә калмый, су буйларында да үләннәрне кыркып бетерәләр иде. Шулай булса да фермалы, маллы елларны сагынабыз. Бер нәрсә калмады бит хәзер. Пенсиядә булсак та, амбарга чыгып эшләр идек әле, - дип уфтаналар алар.

Туган йортында төпләнеп калган уллары Илдарның киләчәге өчен дә борчыла әти-әнисе.

- Улыбызның яше бара, ә өйләнергә кыз юк, бетеп бара торган авылга кайтырга кызлар атлыгып тормый, - диләр.

Бу - бер Мукшур өчен генә хас күренеш түгел. Район, хәтта ил күләмендә өйләнмәгән карт егетләр проблемасы кискенләшә бара.

ҖӘННӘТТӘ ЯШИБЕЗ

Лилия-Илсир СУБАЕВларның да хезмәт юллары колхоз белән бәйле. Лилия апа бозау-таналар караган, Илсир абый - механизатор.

- Иң рәхәт елларыбыз булган икән ул. Җиң сызганып эшләп, рәхәтләнеп ял итә идек ул елларда. Хезмәт кешесең кадере дә булды, - диләр.

Үз хуҗалыкларын да башкаларга үрнәк булырдай итеп корганнар алар. Әнә, хәзер дә йортлары, каралты-куралары әллә каян балкып тора. Өй эчләре дә матур гөлләргә күмелгән.

- Җәннәттә яшибез, шөкер, тик сәламәтлек кенә какшап китте шул, - ди Лилия апа.

Күптән түгел авыр операция кичергән ул.

- Их, яшисе килә әле, - ди ул күз яше аша елмаеп.

Мин исә эчемнән: "Озын тигез гомер насыйп итсен Раббыбыз сезгә, Лилия апа. Тырыш хезмәтегезнең әҗерен күрергә насыйп булсын", - дип телим.

КОНЦЕРТ КУЯСЫ КИЛӘ

Назыйм-Светлана МОРАТОВлар лаеклы ялга чыканнан соң туган якларына кайтканнар. Светлана - Сокман кызы, Назыйм Мукшурда туган. Бу - җыр-моңга, матурлыкка гашыйк гаилә.

- Безнең танышуыбызга да җыр-моң сәбәпче. Светлананы клубта күреп алдым мин. Ул килгән көннәрдә гармунда аеруча матур итеп уйнарга тырыша идем, - ди Назыйм абый.

Әле хәзер дә кулына гармунын, аккордеонын еш ала, курайда да уйный.

- Авылда клуб булмаганга эчебез поша. Бәйрәмнәрдә булса да клубка чыгасы, концертлар куясы килә, - диләр Моратовлар.

Бу гаилә газета-журналларны да бик күп алдыра: "Әгерҗе хәбәрләре", "Казан утлары", "Ватаным Татарстан", "Сираҗи сүзе", "Акчарлак", "ЗОЖ".

- Гәҗит-журнал килгән көнне без сөйләшмибез, бары укыйбыз гына, - диләр елмаеп.

Светлана апа тәрәзә төпләрен помидор-борыч үсентеләре белән тутырган. Ә җәен ишегаллары, бакчалары гөлгә күмелә.

- И-й, бигрәк рәхәт инде авылда, җәннәт кебек бит, - ди Светлана ханым.

Җәен җиләккә, гөмбәгә йөреп, кышка бик күп запас туплап куялар икән. Ул тозлаган җирән гөмбәне без дә авыз итеп карадык - бик тәмле. Аның рецептын саклагыз да, көзен гөмбәгезне сез дә шулай тозлап карагыз әле:

Гөмбәне бик яхшылап юганнан соң суга тоз салмыйча тиз генә пешереп алам да, аннан соң тозлы суда пешерергә куям. Тозны 1 кило гөмбәгә 1 аш кашыгы исәбенән салам. Гөмбәләр аска батканчы пешерәм дә сөзәм. Маринад өчен: 1 литр суга 1әр аш кашыгы тоз, шикәр комы, серкә салам, тәмләткечләр өстим. Кайнар көенчә банкаларга тутырылган гөмбә өстенә кайнар маринад агызып, 1 кашык көнбагыш мае салып тимер йә платмасс капкач белән ябып куям.

Быел икесе дә 70 яшьләрен тутыралар Моратовлар. Киләсе елга бергә яшәүләренә дә 50 ел була. Мукшурдагы йортларының утын сүндермичә, бик озак балаларын, оныкларын каршы алып яшәргә язсын иде әле аларга.

БАКЧА ДА, МӘКТӘП ТӘ ЮК

Мукшурның тагын бер мөхтәрәм кешесе, педагогика ветераны, башлангыч мәктәптә 40 елдан артык мөгаллимлек иткән Рәйсә апа СӘЛИМГӘРӘЕВАга авылның проблемалары да, кешеләре дә якыннан таныш.

Әнә, ул счет төймәләрен тарта-тарта, бүген авылда ничә кеше яшәвен саный.

- Нибары 66 кеше авылыбызда, - ди уфтанып һәм ашыга-ашыга сөйләп китә:

- Хезмәттәшем Сәвия Хөсәенова белән 4 класска 30лап бала укыткан, һәр йортта диярлек бала-чага тавышы гөрләп торган чаклар кая китте икән?! Бүген Мукшурда мәктәп юк, дүрт укучы Тәбәрлегә йөреп укый. Бакча яшендә нибары бер бала бар. Бакча булмагач, нәни Райнур өйдә генә утыра. Фермалары гөрләп торган, тегермәнле, клублы, бакча-мәктәпле еллары еракта калды Мукшурыбызның. Әле ярый, кибет эшли, ФАП бар. Суыбыз ага, баганада утлар яна, - ди ул.

Мал асраучылар да кимеп бара Мукшурда. Алты сыер, сарык, бозаулар, ат асраучы Айрат-Диләрә Гыйззәтуллиннарны исәпкә алмаганда, башка хуҗалыкта сыер юк.

- Тик без Мукшурыбыздан беркая да китмибез. Тукаебыз әйтмешли, "мондадыр безнең әҗәл". Авыл эчендәге юлны карасыннар иде, языгыз әле шуны, кызым, зинһар, - дип озатып калды безне Рәйсә апа.

Әйе, картая Мукшур. Матурлыгын, күркәм, тырыш кешеләрен саклаган хәлдә олыгая. Әмма яши. Миңниса әби исән булса: "Синең туган якларга бардым, күрдем. Чыннан да, бик матур төбәк ул", - дигән булыр идем аңа.

Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев