Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Мунча ташы“ кыздырды

Быел райондагы Сабан туйларына старт Салагыш авылында бирелде. Авылның игелекле фермерлары Марат-Мансур Мөхәммәдиевлар, милли бәйрәмебезне оештыруны һәм уздыруны үз өстләренә алып, авылдашларына онытылмаслык зур бүләк ясадылар. Эш көне булуга карамастан, мәйданда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмне "Мунча ташы" театры артистлары кыздырды. Шәп тә булды соң бәйрәм! ИҢ...

Быел райондагы Сабан туйларына старт Салагыш авылында бирелде. Авылның игелекле фермерлары Марат-Мансур Мөхәммәдиевлар, милли бәйрәмебезне оештыруны һәм уздыруны үз өстләренә алып, авылдашларына онытылмаслык зур бүләк ясадылар. Эш көне булуга карамастан, мәйданда алма төшәр урын да юк иде. Ә бәйрәмне "Мунча ташы" театры артистлары кыздырды. Шәп тә булды соң бәйрәм!
ИҢ ЯХШЫ ФЕРМЕР ХУҖАЛЫГЫ
- Марат-Мансур Мөхәммәдиевлар, районда иң беренчеләрдән булып, чәчү эшләрен төгәлләделәр. 2014 елда иң күп уңыш әлеге фермер хуҗалыгында булды. Чын мәгънәсендә, җир уллары бу егетләр. Алар - Салагышның, авылдашларының бик зур терәкләре, олы ярдәмчеләре дә әле. Мондый егетләрегез белән горурланыгыз. Алар - сезне эшле дә, ашлы да итүчеләр, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин бертуган Мөхәммәдиевларга олы хөрмәтен белдереп.
Ул бәйрәм сәхнәсендә Марат Мәсгуть улына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тә тапшырды.
Сабантуй ул - басу-кырларда маңгай тирен түккән игенчеләргә дан җырлау, терлекчелектә армый-талмый хезмәт куючыларны зурлау бәйрәме дә. Мөхәммәдиевлар кул астында да эшкә җанын-тәнен биреп хезмәт куючылар шактый. Аларга сәхнә түрендә хөрмәт күрсәтелде.
САБАНТУЙ - УЕННАР ТУЕ БИТ УЛ
Сабан туенда авыл халкын, кунакларны "Мунча ташы" артистлары рәхәтләндерделәр дә соң... Мәзәк сөйләп, җырлап, халыкны бергәләп күңел ачарга дәштеләр.
- Бик күп җирләрдә чыгыш ясыйбыз, йөзләгән җырлар башкарганым бар. Ә менә "Салагыш болыннары" җырының сезнең авылга багышлап язылганын әле мин белмәгән идем, - диде Рөстәм Рахманкул.
Биредәге җыр-моңга гашыйк халык та, өздереп биючеләр дә шаккатырды артистларны. Ә уеннарда, җыр-биюдә сынатамы соң инде Салагыш халкы?! Артистлар үзләре авыл халкы белән бергә көч сынаштылар. Әнә, Гөлзада белән Әлфис Кәлимуллин, Гамил Әсхәдулла белән Мәсгудә бер капчыкка аякларын тыгып ничек оста йөгерделәр. Таяк тартышуда гүзәл затлар да ир-егетләрдән калышмады. Тирсәдән каты куллы Гөлчәчәк Хәкимова беренчелекне яулады. Капчык белән сугышта Әгерҗедән Айнур Йосыповка тиңнәр булмады. Яшел үлән өстендә дә чаңгыда йөреп була икән. Ә Сабан туенда бер сыңар чаңгыга биш ир-ат басып йөрүе бигрәк кызык уен ул. Егылу, аннан тора алмый газапланулар дисеңме... Бу көнне ир-атлар хатыннарын тачкада җилдереп йөрттеләр. Ә хатыннарга "салмыш" ирләрен арбага салып алып кайту шактый авырга туры килде. Ә бит бүләкне аласы килә. Кайсы пар җиңә, тачка - шуңа. Бу ярышта Көчектән Рифат-Айсилә Садыйковлар гаиләсе абсолют җиңүче булды.
Мәйдан уртасындагы баганага менәргә тырышучы бала-чага да, яшьләр дә күп булды. Әмма Дәниф Асылмәрданов кебек оста һәм җиңел үрмәләүче табылмады.
- Өченче ел рәттән Салагыш Сабан туенда баганага менеп бүләк алам, - диде Дәниф.
Бер төркем халыкны әтәч артыннан да йөгертте "Мунча ташы". Монысы июнь аенда туган көннәрен билгеләүчеләр өчен оештырылган бәйге булды. 50 яшьлек юбиляр Алмаз әфәнде әтәчне эләктереп аны өенә алып кайтып китте.
Ә менә кул көрәшендә баһадир гәүдәле Тирсә егете Марсель Галиуллин, Сарапул пәһлеваны Ринат Кәримовка бирелеп, икенче урынга калды. Хатын-кызлардан Гөлчәчәк Хәкимова - абсолют җиңүче. 32 килолы герне күтәреп йөрүдә Ямурзадан Дамир Сәхиповка тиңнәр булмады.
Уеннар кичкә кадәр бик күңелле дәвам итте. Шушы җирлектә туып-үскән җырчылар Илназ Фазлыев, Илшат Хәбибуллин, балалар чыгышлары да кәефләрне күтәрде. Ул арада мәйданда көрәш кызды. Ара ерак дип тормаганнар, Алабуга, Вятка Аланыннан да көрәшчеләр килгәннәр иде.
- Егетләрегезгә "афәрин!" Бик күп Сабантуйларда булган бар, әмма көрәшчеләрнең матур алымнар күрсәтеп бу кадәр оста, гадел бил алышканнарын күргәнем юк иде. Сокланып күзәтәм аларны, - диде "Мунча ташы" артисты Әлфис Кәлимуллин.
Көрәштә балалар арасында Көчектән Владислав Карабанов, Алабугадан Ислам Фәләхов, Әгерҗедән Хәмзә Шәрипов, Риналь Чигашов, Ямурзадан Дәниф Асылмәрдәнов, Вятка Аланыннан Раил Сәләхетдинов, зурлардан Кама Аланыннан Ринат Сәләхетдинов, Менделеевскидан Ринас Кәлимуллин, Сарапулдан Илдар Гыйльфанов, Ринат Кәримов, Салагыштан Илнур Хәбибуллин, Алабугадан Ислам Фәләхов җиңүче булдылар. Ә абсолют батырлар Ислам Фәләхов һәм Ринат Сәләхетдиновка Сабантуйның иң зур бүләге тәкә тапшырылды. "Җиңүгә омтылыш" номинациясендә Салагыштан Самат Хикмәтуллин бүләкләнде.
- Алдагы Сабан туена кадәр сөйләрлек искиткеч матур бәйрәм булды бу. Артистларын әйтәсеңме, спорт сөючеләренме? Безгә шундый матур Сабантуй бүләк иткән Мөхәммәдиевларга рәхмәт! Салагыш җирлеге башлыгы Фәнис Фәхриев, аның кул астында эшләүче кызлар да, мәдәният хезмәткәрләре дә зур тырышлык куйдылар. Гомумән, әлеге бәйрәмне оештыруга кемнең өлеше кергән һәммәсенә Аллаһының мең рәхмәте яусын! - диде Салагыш халкы исеменнән Тәнзилә Хәбибуллина.
Ә кичке мәйданда Ижаудан Ләйсән Гыйльметдинова җитәкчелегендәге төркем һәм Уразай егете Илназ Фазлыев җырларына кушылып рәхәтләнеп күңел ачтылар.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев