Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Музей хезмәткәрләре бай күргәзмә оештырдылар

Кичә районда фермерлар, инвесторлар өчен зур бәйрәм булды

Кичә районда фермерлар, инвесторлар өчен зур бәйрәм булды.

Залга узуга җир улларын район тарихы һәм мәдәни мирасны өйрәнү музее хезмәткәрләре каршы алды. Аның җитәкчесе Гөлнас Джаметова якташ драматург Юныс Әминовка багышланган күргәзмә белән таныштырганда аны бабасы Зариф Садыйковның Салагышта беренче дөньяви мәктәп салдыруы, анда укыту өчен Иж-Бубый мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләрне чакыртуы турында сөйләде. Алар арасында соңыннан ТАССРның беренче авыл хуҗалыгы министры булган Юныс Вәлидов та була. Зариф ага оныгы тугач аның хөрмәтенә сабыйга Юныс исемен куштыра.

Заманында районыбызның күп авылларында концертлар куйган, авыл хезмәтчәннәре белән очрашкан бөек җырчыбыз Әлфия Афзалованың пластинкада уйнаган җырларына да беркем битараф калалмады. Колхоз чорларын сурәтләгән фотосурәтләр арасында үзләрен таныган ветераннар да булды. Алар “Хәтерлисеңме, дустым, шул елларны” дип хәтер яңарттылар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев