Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Наҗардагы терлек чалу пунктында бәяләр түбән булачак

    "Безнең терлек сую пунктында бәяләр түбән булсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип белдерде Наҗардагы терлек сую пункты хуҗасы Рәшит Шәйхетдинов аны ачу чарасында. Узган ел таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты гамәлгә кергәннән соң, ит сату белән шөгыльләнүче райондашларыбыз терлекләрен суярга йә Әгерҗе...

    "Безнең терлек сую пунктында бәяләр түбән булсын өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез", - дип белдерде Наҗардагы терлек сую пункты хуҗасы Рәшит Шәйхетдинов аны ачу чарасында.

    Узган ел таможня берлегенең "Ит һәм ит продукциясенең куркынычсызлыгы" техник регламенты гамәлгә кергәннән соң, ит сату белән шөгыльләнүче райондашларыбыз терлекләрен суярга йә Әгерҗе ит комбинатына, йә Кече Пурга районының Иске Монья авылына алып барырга мәҗбүр иделәр. Инде хәзер аларга читкә барып йөрергә кирәк булмаячак. Яңа ел алдыннан Наҗарда терлек сую пункты рәсми рәвештә эшли башлады.

    - Азык-төлек куркынычсызлыгы, чит илдән кертелә торган ризыкны үзебезнекенә алыштыру кебек мәсьәләләрне чишүгә Хөкүмәтебез бүген зур игътибар бирә. Наҗарда терлек сую пунктын ачу әлеге проблеманы чишүдә бер адым ул. Бу пункт районыбызда әле беренчесе генә булганлыктан, аны төзегәндә бик күп сораулар туды. Тик пункт хуҗасы Рәшит Шәйхетдинов аларның һәрберсенә чишелеп табып, пункты кыска срокта сафка бастыруга зур тырышлык куйды. Моның өчен эшмәкәргә зур рәхмәт, - диде район башлыгы Валерий Макаров.

    Ветеринария инспекциясенең Чаллы территориаль бүлеге начальнигы Рөстәм Гобәйдуллин бу терлек чалу пунктында ветеринария шартларының җиренә җиткереп үтәлүенә басым ясады.

    - Рәшит Шәйхетдинов төзелеш башланганннан бирле һәр гамәлен безнең йә урындагы ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре белән киңәшләшеп башкарды. Шуңа бинаның төзелеше дә, эш шартлары да, җиһазлар да - барысы тиешле таләпләргә туры килә, - диде ул.

    - Мин бу эшне ялгызым гына башкарып чыга алмаган булыр идем. "Күз курка, кул эшли" дип юкка гына әйтмиләр икән. Бик күпләрнең булышлыгы белән сафка басты бу пункт, - дигән сүзләр белән ярдәм кулы сузган һәркемгә олы рәхмәтен җиткерде эшмәкәр.

    Пункта алып килгән терлекне бушату, сую, итне суыту, туңдыру урыннарының тиешле таләпләргә туры килерлек итеп эшләнүен чарада катнашкан фермерлар, авыл җирекләре башлыклары үз күзләре белән күрделәр бу көнне. Ветеринария белгечләре өчен лаборатория, эшчеләргә юыну һәм ял итү бүлмәләре дә бар. Электр пычкылары, электрон үлчәүләр, малларның тиреләрен һәм эчәгеләрен җыю өчен махсус вагоннар да кайтартылган.

    - Ә терлекне чалу, өйдәге кебек, пычак ярдәмендә башкарылачак, - диде Рәшит Шәйхетдинов.

    - Наҗарда терлек сую пункты эшләве турында һәр авыл кешесе белергә тиеш. Бу хакта авылларда сөйләгез. Ит сату белән шөгыльләнүче бер генә авыл кешесе дә "кая барырга" дип аптырап йөрмәсен, - дигән бурыч куйды район башлыгы авыл җирлекләре башлыклары алдына.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: