Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Нарасые төшләренә кереп йөдәтер

Бүген аңа 3,5 ай тулган булыр иде. Интернеттан алынган әнә шушы рәсемдәге кебек әнисенең күкрәк сөтен имеп, елый башлауга ук газиз кешесенең җылы кочагында юату сүзләре ишетеп, иркәләнеп ятар чагы гына иде дә бит. Ләкин бу нәни улына әни булырга тиешле хатын (ана дип әйтергә тел бармый), нарасыена бер генә...

Бүген аңа 3,5 ай тулган булыр иде. Интернеттан алынган әнә шушы рәсемдәге кебек әнисенең күкрәк сөтен имеп, елый башлауга ук газиз кешесенең җылы кочагында юату сүзләре ишетеп, иркәләнеп ятар чагы гына иде дә бит. Ләкин бу нәни улына әни булырга тиешле хатын (ана дип әйтергә тел бармый), нарасыена бер генә минут та яшәү бүләк итмичә, кечкенә генә башын ... суга тыгып, тончыктырып үтергән.
 
Районыбыздагы бер авылда яшәүче 27 яшьлек бу хатынның мондый вәхшилеге турында ишеткәч, бер мәлгә ышанмый тордык. "Булма-а-а-с... Ничек инде тугыз ай карыныңда йөртеп, үзең тапкан йөрәк җимешеңне үз кулларың белән үтерергә була? Башка сыймый торган фаҗига бит бу. Өстәвенә, бакча яшендәге ике нәние үсеп килә, ире бар", дидек. Ләкин, кем әйтмешли, булмас димә, дөнья бу. Гап-гади авыл хатыны да шундый вәхшилеккә бара ала торган заманда яшибез икән, ләбаса.
... Лариса (хатынның исеме үзгәртелде) январь кичендә тулгак башлануын сизенеп, мунчага китә. Авыл фельдшерын чакырып, бала тудыру йортына китәсе генә бит инде. Ләкин ул карыныда йөртүче өченче сабыеның гомерен өзү турында инде күптәннән мәкерле план корып куйган булгандыр, мөгаен. Әмма ник якты дөньяга киләчәк нарасыйның гомерен хәзер өзәргә?! Табасың килмәгән икән, иртә срокта аборт ясат!
Лариса бернинди шартлар булмаган мунчада сабыен якты дөньяга китерә дә ... чиләктәге суга сала. Яңа туган песи балаларын үрчетмәү өчен әнә шулай суга салганнарын ишеткән бар иде. Әле монысын да вәхшилеккә саный идем. Ә үзең тудырган, әбиләр әйтмешли, дүрт саны да сау-сәламәт булган тере, түм-түгәрәк нәниеңне суга башы белән тыгып үтерергә ничек кулы күтәрелүен берничек тә аңлый алмыйм. Югыйсә, эчеп-исереп йөрүче хатын да түгел, эше дә бар. Нәселен, гаиләсен авылдашлары начар яктан да телгә алмадылар. Ире дә төшеп калганнардан түгел, диделәр. Ике нәни балалары янына өченчесе сыймас идеме? Моңа кадәр ике тапкыр әни булу бәхетен татыган хатынның мондый юлга баруы һич башка сыймый. Чиләктәге суга батырылган сабыйда җан әсәре сизелми башлагач, хатын, аның мәетен пакетка салып, чарачага (мунча ялдысы) чыгарып куя. Бу җанөшеткеч вакыйга быелның салкын 8 январь кичендә була.
Соңыннан хатын өенә керә, кан агуы туктамагач аны Красный бор хастаханәсенә илтәләр. Биредә бала табуы беленгәч, хатын барысын да сөйләп бирергә мәҗбүр була. Бу урында ә ире нәрсә караган, ничек бу җинаятькә юл куйган дигән сорау тынгылык бирми. Хатынының тугыз айлык көмәне булуын ир берничек тә белми кала алмый бит инде...
Сабыена бер генә көн дә яшәү бүләк итми, аның гомерен үз куллары белән өзгән хатынга Әгерҗе районы суды хөкем карары чыгарды. Аның моңа кадәр хөкемгә тартылмавын, эш урыннан уңай характеристика бирелүен, балигъ булмаган ике сабые барлыгын искә алып, Ларисаны шартлы рәвештә өч елга хөкем иттеләр.
Хөкем карары кырыс түгел, әлбәттә. Әмма баласын үтергән хатынның кара шәле гомеренең ахырына кадәр артыннан сөйрәлеп барыр. Вөҗдан газабы аңа барыбер беркайчан да тынгы бирмәс, нарасый улы төшләренә кереп йөдәтер әле...
Рәмзия Зарипова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев