Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нарат авылы өлкәннәрен хөрмәтләделәр

    Бәйрәм көннәрендә Нарат авылы өлкәннәрен клубка җыеп хөрмәт күрсәттеләр.

    Мул табын артында барган чара җыр-биюләргә мул булды. Девятернядан моңлы гаилә Фәнис–Алия Арслановлар, үзебезнең авыл сандугачы Рәфисә Салихова, өметле җырчы Ләлә Голубкова җырлары безне яшьлеккә алып кайтты. Ә клуб мөдире Гөлсөяр Хаҗиева нәкъ сәхнә өчен яратылган диярсең... Үзе җырлый, үзе бии, үзе алып бара... Аш-су остасы Гөлчәчәк Хуҗина белән бик тәмле ризыклар да әзерләп өлгергәннәр алар.

    • Тәм-томнар алырга Девятерня авыл җирлеге башлыгы Фәнис Йосыпов һәм игелекле эшмәкәрләр Илшат Шәрипов һәм Рафаэль Мулламөхәммәтов ярдәм кулы суздылар, – дип аларга тирән рәхмәтен дә җиткерде мөдир.

    Биеп-җырлап, сыйланып, бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итеп бик күңелле уздырдык бәйрәмне. Моңсу көннәребезгә ямь өстәгәннәре өчен Гөлсөяргә, аш-су осталарына зур рәхмәт.

    Бәйрәмгә килә алмаганнарга күчтәнәчләрне өйләренә алып барып бирүне дә оештырды клуб мөдире. Әнә шулай, бәйрәм көннәрдә игелек арты игелек кылды мәрхәмтле Гөлсөяр.

    Халисә ХӘЛИУЛЛИНА.

    Нарат авылы. 

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: