Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Наркоманнарны мәҗбүри дәвалаячаклар

    Россия Президенты Владимир Путин наркоманнарны мәҗбүри дәвалау хакындагы законга кул куйды. Хәзер суд наркотикларга бәйлелек кичерүчеләрне мәҗбүри дәвалатырга хаклы булачак. Моңа дәвалау курсы, реабилитация яки профилактик чаралар керә. Дәваланудан качучыларны исә административ җаваплылыкка тартачаклар. Моның өчен 4-5 мең сум штраф яки 30 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный. Россиянең наркотиклар әйләнешен...

    Россия Президенты Владимир Путин наркоманнарны мәҗбүри дәвалау хакындагы законга кул куйды.
    Хәзер суд наркотикларга бәйлелек кичерүчеләрне мәҗбүри дәвалатырга хаклы булачак. Моңа дәвалау курсы, реабилитация яки профилактик чаралар керә. Дәваланудан качучыларны исә административ җаваплылыкка тартачаклар. Моның өчен 4-5 мең сум штраф яки 30 тәүлеккә кадәр кулга алыну яный. Россиянең наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту Федераль хезмәте хәбәр иткәнчә, илдә бүген 8 миллионга якын наркоман бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: