Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Наркоманны эләктерделәр

Наркоконтрольнең Алабуга бүлеге "Мәк-2013" операциясе кысаларында үткәрелгән рейд барышында бер хатыннан 1600 грамм мәк сабагы тапты. Аны нинди җәза көтә? 41 яшьлек бу хатын беркайда да эшләми. Ике яшь баласы булуга карамастан, яшел елан һәм наркотиклар белән дус. Бик еш шешәдәш һәм наркоман дуслары белән җыелышып сабыйлары каршында кәеф-сафа корып...


Наркоконтрольнең Алабуга бүлеге "Мәк-2013" операциясе кысаларында үткәрелгән рейд барышында бер хатыннан 1600 грамм мәк сабагы тапты. Аны нинди җәза көтә?

41 яшьлек бу хатын беркайда да эшләми. Ике яшь баласы булуга карамастан, яшел елан һәм наркотиклар белән дус. Бик еш шешәдәш һәм наркоман дуслары белән җыелышып сабыйлары каршында кәеф-сафа корып утыралар. Беренче тапкыр наркотикны 19 яшендә кулланып караган ул. Менә шуннан бирле аннан котыла алганы юк. Хәзер инде - "стажлы" наркоманнар исемлегендә. Наркотик матдә табу өчен ул җанын бирергә дә әзер. Полиция хезмәткәрләре аңа карата берничә тапкыр административ беркетмә төзеп карасалар да, Гүзәлия наркотикларга бәйлелектән котыла алмый. Җитмәсә, ике бала да тапкан. Йөкле булганда да булачак ана наркотик кулланудан ваз кичә алмаган. Мондый ана тәрбиясендә балалары кем булып үсәрләр инде? "Мәк-2013" операциясе барышыда зур күләмдәге наркотик матдәләр белән тотылган бу хатынга карата хәзер җинаять эше ачылды.
"Мәк" операциясе октябрь аена кадәр дәвам итә. Составында наркотик матдәләр булган җитен һәм мәк үстергән өчен ике елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган.
Әгәр җир хуҗасы яки аннан файдаланучы наркотик матдә булган кыргый үсемлекне юк итү турында рәсми хат алганнан соң да чара күрмәсә, бу гражданинга 15-20 минималь хезмәткә түләү күләмендә штраф каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев