Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Наркотик кулланучылар кимеде

Әгерҗе шәһәрендә "Караганда" кушаматлы криминаль лидер җитәкчелегендәге зур гына җинаятьчел төркем наркотиклар сатып, кесәләрен шактый калынайтканнар иде. Алар барысы бергә 80 елга хөкем ителгәннән соң районда хәлләр бераз яхшырды, наркотик кулланучылар кимеде, диләр хокук сагында торучылар. Ләкин наркоманнарның тамырына тиз генә балта чабып булмый әле. Татарстанның наркополицейскийлары районнарга чыгып еш...

Әгерҗе шәһәрендә "Караганда" кушаматлы криминаль лидер җитәкчелегендәге зур гына җинаятьчел төркем наркотиклар сатып, кесәләрен шактый калынайтканнар иде. Алар барысы бергә 80 елга хөкем ителгәннән соң районда хәлләр бераз яхшырды, наркотик кулланучылар кимеде, диләр хокук сагында торучылар. Ләкин наркоманнарның тамырына тиз генә балта чабып булмый әле.

Татарстанның наркополицейскийлары районнарга чыгып еш кына рейдлар уздыралар. Алар кафе, паркларда булалар, күпкатлы йортларда яшьләр җыела торган подъездларга да сугылып чыгалар. Әле күптән түгел бер йорт подъездында яшь кенә хатынны наркотик матдә кулланган хәлдә тоткарладылар. Ул ире белән бергә фатирында көндез наркотик матдә әзерли. Кичен дуслары җыела. Ире наркологта исәптә тора. Ләкин дәвалануга бик салкын карый, наркотикларга бәйлелектән котылырга теләге дә юк, мөгаен. Кыскасы, ирле-хатынлы наркотик кулланучы бу гаилә сазлыкка батып бара.
Бу кичне әлеге подъездга күңел ачарга җыелган башка яшьләргә дә наркотик кулланганны тикшерү буенча тест уздырылды. Чөнки алар нык кына салган хәлдә иде. Шунысы аеруча кызганыч, яшьләр арасында йөкле хатын да була. Тиздән ана булырга җыенучы бу хатын ир-егетләр белән беррәттән тарта һәм эчә. Карынындагы нарасыеның сәламәтлегенә төкереп караучы булачак ананың бу гамәле аеруча борчуга сала.
Бу кичне тагын бер ишегалдында наркополицескийлар наркотиклардан исергән ир-атны туктаттылар. Ул беркайда да эшләми, тормышта бернинди максаты юк. Ул тормышның катлаулы проблемаларын беразга гына булса да онытып тору өчен наркотик куллануын әйтте. Ир моның ахыры юньле булмаячагын аңлаган кебек. Ләкин бу сазлыктан ничек чыгарга?
Бу кичне шәһәрдә тотылган наркотик кулланучыларны административ җәза көтә: 5000 сум штраф яки 15 тәүлеккә иректән мәхрүм итү.
Татьяна КАЗАНЦЕВА,
Алабуга наркоконтроле оперуполномоченные.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев