Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Наско“ – яңа офиста

    Шәһәребездәге "Наско" иминиятләштерү компаниясе М.Горький урамындагы офистан күченде. Хәзер компания хезмәткәрләре халыкны "Әгерҗе" сәүдә йорты янәшәсендәге бинада кабул итәләр. Узган атнада "Наско" коллективы Ринат Арасланов җитәкчелегендәге "Әгерҗе МСО" төзүчеләре үзгәртеп корган офиста өй туе уздырды. - "Наско" иминиятләштерү компаниясенең Татарстанда һәм аннан читтә 100дән артык офисы бар, аларда 2500 кеше...

    Шәһәребездәге "Наско" иминиятләштерү компаниясе М.Горький урамындагы офистан күченде. Хәзер компания хезмәткәрләре халыкны "Әгерҗе" сәүдә йорты янәшәсендәге бинада кабул итәләр.
    Узган атнада "Наско" коллективы Ринат Арасланов җитәкчелегендәге "Әгерҗе МСО" төзүчеләре үзгәртеп корган офиста өй туе уздырды.
    - "Наско" иминиятләштерү компаниясенең Татарстанда һәм аннан читтә 100дән артык офисы бар, аларда 2500 кеше хезмәт куя. Әгерҗедәге офисның халык күп йөри торган бинага күчүе бик сөендерде, - диде Казаннан килгән вәкил Азат Габдуләхәтов.
    Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Руслан Иванов та Лениза Кулышева җитәкчелегендәге коллективка зур уңышлар теләде.
    - Моннан 15 ел элек Әгерҗедә Татьяна Кардашның җиңел кулы белән ачылган "Наско" компаниясе зур уңышларга иреште. Киләчәктә дә халыкның ышанычын югалтмагыз, гадел һәм намуслы булыгыз, - диде ул.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: