Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Наз“ приюты - җиңүче

    "РИТЭК" җәмгыяте игълан иткән VII социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә Красный бордагы "Наз" приюты тәкъдим иткән "Алтын куллылар остаханәсе" проекты да бар. - Приютта "Алтын куллылар остаханәсе" эшли башлаганга дүрт ел инде. Тәрбияче Александр Егоров җитәкчелегендә әлеге түгәрәктә малайлар агач эшкәртү нечкәлекләренә төшенәләр, агачтан аскуйма, кыса,...

    "РИТЭК" җәмгыяте игълан иткән VII социаль һәм мәдәни проектлар бәйгесенә йомгак ясалды. Җиңүчеләр исемлегендә Красный бордагы "Наз" приюты тәкъдим иткән "Алтын куллылар остаханәсе" проекты да бар.

    - Приютта "Алтын куллылар остаханәсе" эшли башлаганга дүрт ел инде. Тәрбияче Александр Егоров җитәкчелегендә әлеге түгәрәктә малайлар агач эшкәртү нечкәлекләренә төшенәләр, агачтан аскуйма, кыса, уклау кебек эшләнмәләр ясарга өйрәнәләр, - ди директор Гөлчәчәк Нигъмәтуллина.

    Бәйгедә катнашу турындагы тәкъдим дә - җитәкченеке. Ә аның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Олеся Егорова проект эшен әзерләгән. Бәйгедә җиңгән акчага алар остаханә өчен материаллар, инструментлар, махсус кием алырга планлаштыралар.

    "Наз" приютының мондый бәйгеләрдә беренче тапкыр гына катнашуы түгел. Катнашып кына калмый, елның-елында җиңү яулый ул.

    Эшлекле киңәшмәдә район башлыгы аларны җиңүләре белән котлады һәм Александр Егоровка Диплом тапшырды.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: