Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

“Наз” тормышында бер көн

Приют ишек алды һәр көнне балаларның шат авазыннан яңгырап тора. Без барган көнне биредә "Ромашка" бәйрәме уздырдылар. Җәйнең тылсымлы кәрзинендә, әлбәттә, җәй күрке - ромашкага урын түрдән. Ә бәйрәмгә "килгән" Ромашка бик серле, аның таҗларында - биремнәр. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, җәй турында шигырьләр сөйләделәр, кошлар булып "сайрадылар", черки кебек...

Приют ишек алды һәр көнне балаларның шат авазыннан яңгырап тора. Без барган көнне биредә "Ромашка" бәйрәме уздырдылар.
Җәйнең тылсымлы кәрзинендә, әлбәттә, җәй күрке - ромашкага урын түрдән. Ә бәйрәмгә "килгән" Ромашка бик серле, аның таҗларында - биремнәр. Балалар табышмакларга җаваплар эзләделәр, җәй турында шигырьләр сөйләделәр, кошлар булып "сайрадылар", черки кебек "безелдәделәр", бакалар күк "бакылдадылар". Уйный-уйный, җырлый-җырлый һөнәрләрен күрсәткәч, Ромашка үзенең кәрзинендәге сый-нигъмәтләр белән сыйлады сабыйларны. Екатерина Нехорошкова җитәкчелегендә узган бәйрәм "ромашкалар аланы" ясау белән тәмамланды. Бу аппликация бик матур, ә анда бер-берләренә язган теләкләр тагын да матуррак иде.
... Ә теләкләрнең күбесе әниләргә юллангач, приюттагы бу нарасыйлар әниләре белән очрашуны һәрчак зарыгып көтәләр. Биредә уздырылучы күп чаралар да шул тема белән бәйләнә. "Туган ил Әнидән башлана" исемле конкурска тәрбияче апалары Гөлнур Шәмсетдинова белән бергәләп ясаган рәсемнәрен күрсәтеп, берсен-берсе уздыра-уздыра әниләре турында сөйлиләр сабыйлар. Аның әнисе иң матуры, иң яхшысы икән, бирегә дә аның янына күчтәнәчләр белән еш килә икән. Хыялны кайчагында чынбарлыкта итеп сөйләүче бу гөнаһсыз балаларга карап, "хыялларыгыз тормышка ашсын, әниләрегез сезне турыда онытмасыннар иде, балакайлар!" дип саубуллашырга торганда алар безне кичен үткәреләчәк фонтан ачу тантанасына да чакырдылар.
Фонтан чәчәкләргә күмелгән приют ишек алдында салават күперенең бар төсләрен чагылдырып, тирә-юньгә үзгә бер ямь биреп тора. Аны биредә эшләүче Александр Егоров, Юрий Лигаев ясаганнар. Төзелеш материалларын иганәчеләре - "Әгерҗе керамикасы" ширкәте директоры Марат Шабаев биргән.
Красный борда - 5 ел
28 августта приютның Красный борга күченеп яшәвенә 5 ел булды. Ә кечкенә генә бу юбилйны балалар әнә шундый матур бәйрәмнәр белән каршыладылар. Биредә тормыш шартлары бик яхшы, материаль-техник база елдан-ел ныгытыла, химаячеләрнең дә ярдәмен күп тоялар. Бакчада балалар ярдәме белән күп төрле яшелчәләр үстерәләр. "Оста куллар" бүлмәсе әкияти матурлык илен хәтерләтә. Мастерскойда агач эшкәртү станогында көнкүреш кирәк-яраклары ясаганнар. Болар барысы да биредә тәрбияләнүчеләрнең балачагын мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрү өчен тырыш коллектив тарафыннан башкарыла.
Мине иң шатландырганы: быелның беренче яртыеллыгында бирегә 58 бала килсә, күп оешмаларның бердәм тырышлыгы белән 28 бала үз "оясы"н табып приют белән хушлашкан. Хәзер биредә тәрбияләнүче 30 балага да язмыш мәрхәмәтле булсын иде.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев