Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Немец овчаркалары – Әгерҗе полициясе ярдәмчеләре

Бүгенге язмабыз - гадәти булмаган этләр турында. Аларны дүртаяклы полиция вәкилләре дип тә йөртәләр. Бу этләр татарча да аңлый - Кинологлар турында ишеткәннәре булса да, күпләр бу һөнәрең нечкәлекләрен белми. Шуңа укучыларны әлеге кызыклы һөнәр белән якыннанрак таныштырырга булдык, - ди "Форпост" үзәге директоры Альбина Красноперова. Россия Эчке эшләр министрлыгының...

Бүгенге язмабыз - гадәти булмаган этләр турында. Аларны дүртаяклы полиция вәкилләре дип тә йөртәләр.
Бу этләр татарча да аңлый
- Кинологлар турында ишеткәннәре булса да, күпләр бу һөнәрең нечкәлекләрен белми. Шуңа укучыларны әлеге кызыклы һөнәр белән якыннанрак таныштырырга булдык, - ди "Форпост" үзәге директоры Альбина Красноперова.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе бүлеге хезмәткәрләре Рәшит Ахунов, Рәдүл Закиров һәм аларның дүртаяклары дуслары - немец овчаркалары Марта һәм Имир Форт Лекс белән "Яшьлек" паркына очрашуга шәһәр мәктәпләренең 8 сыйныф укучылары һәм Бөгелмә агрокөллияте студентлары килгән иде. Кинологлар турында сөйләгәннән соң этләр үз һөнәрләрен күрсәттеләр.
Башта Марта чыгыш ясады. Бу эт шартлаткыч матдәләр, наркотиклар буенча өйрәтелгән. Ул сүзләр яисә кул хәрәкәте белән күрсәтелгән барлык командаларны да төгәл итеп башкарды. Хуҗасының "кил монда" дип татарча команда бирүен дә зур теләк белән үтәде. Моны күргән шәһәр балалары:
- Әллә бу эт татарча да аңлыймы? - дип сорадылар.
Аннан овчаркага яшерелгән тротил шашка имитаторын табу йөкләнде. Ул аны тиз генә эскәмия астыннан табып алды да өреп җибәрде. "Кул чабыгыз", янәсе.
- Хезмәтең өчен рәхмәт! - диде аны мактап хуҗасы Рәшит Ахунов.
Ә менә Имир Форт Лекс урлау, талау, үтерү кебек җинаятьләрне ачуда катнаша икән. Ул хуҗасының командаларын бик тыныч, ниндидер горурлык хисе белән башкарды. Ахырда укучыларга үзләренең берәр әйберләрен яшерергә тәкъдим ителде. Әйтик, перчатканың сыңарын иснәгәннән соң аның икенчесен табарга кирәк иде. Бу эш эт өчен бернинди авырлык та тудырмады. Бик тиз генә тапканнан соң ул да перчатка янына утырып өреп җибәрде. Аның да бу гамәлен укучылар алкышларга күмделәр.
Кайчан? Ничек?
Чыгышлардан соң укучылар кинологларга сораулар яудырдылар.
- Этне кайчан өйрәтә башларга мөмкин?
- 6 айдан соң. Аның холкы 1,5 яшькә формалашып бетә. Шуннан соң аны өйрәтү авыр булачак.
- Сезнең эштә нәрсәләрне белү мөһим?
- Этләрне өйрәтү өчен алымнар белү генә җитми, моның өчен аларның тән төзелешен дә, дөрес ашату, тәрбияләү кагыйдәләрен дә, беренче ярдәм күрсәтү ысулларын да белергә кирәк. Һәм иң мөһиме - этләрне ярату. Кинолог сабыр, тыныч булырга тиеш, чөнки бөтен этләр дә өйрәтүгә бик тиз генә бирелми.
- Кайсы токым этләрнең аңнары көчлерәк?
- Беренче урында - немец овчаркалары. Шуңа аларга тренировкалар җиңел бирелә. Тик кайчак нәселсез этнең овчаркадан акыллырак булып чыгуы да бар...
Кызыклы әңгәмәдән соң укучылар дүртаяклы полиция вәкилләре белән якыннан аралаштылар, алар белән фотога төштеләр, этләр янында мәш килделәр.
Белешмә
Агымдагы елның III кварталында Имир Форт Лексны эзләнү эшләренә 37 тапкыр алып чыкканнар. Ул 22 җинаятьне ачуда ярдәм иткән. Марта ярдәме белән 2 җинаять эше ачылган, 58 профилактик күзәтү уздырылган, 5 шикле әйбер табылган, 2 шартлату куркынычы ачыкланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев