Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Нәни укучыларны сөендерделәр

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ак Барс" Банк җәмгыяте идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев быел да мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән малай-кызларны китаплар бүләк итеп сөендерделәр. Безнең районда 1 сыйныфка кергән 279 укучы да әлеге матур бизәлешле, эчтәлекле китаплар белән бүләкләнделәр. "Укытучыбыз Валентина Молчанова тантаналы линейкадан соң һәрберебезгә "Тукай иленә...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Ак Барс" Банк җәмгыяте идарәсе рәисе Роберт Миңнегалиев быел да мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән малай-кызларны китаплар бүләк итеп сөендерделәр. Безнең районда 1 сыйныфка кергән 279 укучы да әлеге матур бизәлешле, эчтәлекле китаплар белән бүләкләнделәр.
"Укытучыбыз Валентина Молчанова тантаналы линейкадан соң һәрберебезгә "Тукай иленә сәяхәт" дигән китап өләште. Бу китапның Президент бүләге булуын әйтте. Мин өйгә кайту белән аны карап чыктым, сеңлем Лиана да рәсемнәрен күрсәттем. Аңа "Бала белән күбәләк", "Безнең гаилә" шигырьләрен укыдым. Бу китапта һәр әсәрдән соң биремнәр дә бирелгән", - ди 4нче мәктәпнең 1 сыйныфына укырга кергән Динар Хуҗахмәтов. Сыйныфташы Ирина Зель дә: "Китап матур, кызык һәм бик калын да", - дип сүзгә кушылды. Чынлап та, китапны кулга алгач аны укымыйча түзеп булмый. Рөстәм Миңнеханов та әлеге китапның кереш өлешенә: "Йөз елдан артык инде Тукай әсәрләрен һәр бала төрле телләрдә укый, яттан белә. Ул әсәрләр безне яхшылыкка өйрәтә, шәфкатьле, кыю, гадел булырга өнди. Мәктәптә уку дәверендә шагыйрь иҗаты синең белән һәрвакыт янәшә атлар. Кадерле дустым! Туган илеңне яратып, халкыңның лаеклы улы һәм кызы булып үсүеңә чын күңелемнән ышанам!", дигән.
"Ак Барс Банкы" җәмгыяте тарафыннан "Беренче сыйныф укучыларына - бүләк" акциясе унбишенче тапкыр үткәрелде. Быелыгысы аның "Барсик һәм Белемнәр китабы" дип атала. Китапны укып һәм дисктагы биремнәрне үтәп чыкканнан соң, нәни укучылар хәрефләр һәм алфавитны кем уйлап тапкан, кешеләр ничек язарга өйрәнгәннәр, иң борынгы укучыларның дәреслекләре һәм дәфтәрләре нинди булган һәм башка бик күп кызыклы мәгълүмат белән таныша алалар.
Әлеге китаплар белем дөньясында йөзгәндә сезгә зур ярдәмче булыр, нәни дусларыбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев