Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Нәтиҗәләр сөендерә дә, көендерә дә

Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Безнең районда аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап БДИның муниципаль координаторы Лилия ГӘРӘЕВАга мөрәҗәгать иттек. - Лилия Мөнировна, БДИны 100 баллга тапшыручылар булдымы? - Узган ел 2 укучы 100әр балл җыйган булса, быел андыйлар юк. Тик быел 174 укучы арасыннан 28е 80 баллдан...

Чыгарылыш сыйныф укучыларының Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды. Безнең районда аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап БДИның муниципаль координаторы Лилия ГӘРӘЕВАга мөрәҗәгать иттек.
- Лилия Мөнировна, БДИны 100 баллга тапшыручылар булдымы?
- Узган ел 2 укучы 100әр балл җыйган булса, быел андыйлар юк. Тик быел 174 укучы арасыннан 28е 80 баллдан артык җыеп, яхшы нәтиҗә күрсәтте. Рус теленнән иң күп 95 баллны Татьяна Цыгвинцева (Азево) һәм Айсылу Шәймәрданова (Кадыбаш) җыйды. Күп кенә укучылар тарихтан биремнәрнең бик катлаулы булуын ассызыкладылар. Ә шулай да Регина Гатауллина (1нче гимназия), Ксения Тихомирова (2нче мәктәп) шундый катлаулы биремнәр өчен дә 90нан артык балл җыя алдылар.
- Тулаем алганда, быелгы нәтиҗәләр сөендерәме, әллә ... көендерәме?
- Узган ел белән чагыштырганда, физикадан нәтиҗәләр түбәнрәк: 50,5 баллдан 45,9 баллга кадәр төшкән. Информатикадан - 64, математикадан - 44,1. Болары да узган елга караганда түбәнрәк. Ә менә рус теле, җәмгыять белеме, тарих буенча балларның күтәрелүен әйтергә кирәк. Химия, биология, әдәбият буенча да күрсәткечләр республиканыкыннан югары. Ә менә инглиз теле буенча нәтиҗәләр республиканыкыннан түбәнрәк булса да, узган елгыдан күпкә югарырак, 34,7дән 61,4кә күтәрелде. Кызганычка каршы, 8 укучы (Салагыш, Тәбәрле, Көчек, 1нче гимназия, 2нче мәктәп) мәҗбүри фәннәр - рус теле, математика буенча минималь чикне уза алмадылар: икесе 2 фән буенча, алтысы - математикадан. Аларның барысы да урта белем турындагы аттестатсыз калдылар һәм алга таба укуларын 9 сыйныф базасында училищеда йә техникумда гына дәвам итә алачаклар.
- Сайлап алу фәннәре арасыннан укучылар кайсыларына өстенлек бирделәр?
- Алдагы елларда кебек үк - җәмгыять белеме һәм физикага. Кайберәүләр хәтта өч фәнне сайладылар. 3нче мәктәптән алтын медаль иясе Рузилә Вәлиева 4 имтихан тапшырды. Тирсә мәктәбе укучысы Рузалия Мусина районда берүзе татар теленнән БДИ бирде һәм нәтиҗәсе дә яхшы булды.
- Җыйган балларыннан канәгать булмаучылар бармы?
- 5 укучы рус теле һәм математикадан нәтиҗәләрне кабат карау турында апелляция бирделәр. Апелляцияләрнең барысы да республика комиссиясе тарфыннан каралды һәм нәтиҗәләр үзгәрешсез калдырылды. Сүз уңаеннан: быел беренче тапкыр БДИ нәтиҗәләре белән "БДИда катнашучы-2012" Интернет-сервисы аша танышырга була иде. Анда БДИ нәтиҗәләре дә, апелляциянеке дә яктыртып барылды.
- Сер түгел: БДИ турында закон кабул ителгәннән бирле Татарстанда дәүләт аттестациясенең әле бер генә тапкыр да тәртип бозуларсыз узганы юк. Быел хәлләр ничек?
- Быел да тәртип бозулар булды. Казан, Арча, Түбән Кама районнарыннан укучыларның биремнәрне Интернет челтәрендә теркәвенең 4 очрагы теркәлде. Аларның БДИ нәтиҗәләре юкка чыгарылды һәм кабатлап бирү хокукы да бирелмәде. Имтиханнар барышында телефон һәм калькулятордан, шпаргалкадан, белешмә материаллардан файдалану очраклары да булды. Республика буенча 84 административ эш кузгатылды: 36сы - урындагы затларга, 48е - укучыларга карата. 60 укучының БДИ нәтиҗәләре юкка чыгарылды. Сөенечкә, безнең районда андый тәртип бозулар теркәлмәде.
- Быел яңа формада дәүләт аттестациясе узган 9нчы сыйныф укучылары турында да берничә сүз әйтегез әле.
- Барлыгы 318 укучы аттестация узды. Аларның барысы да төп гомуми белемгә ия булулары турында аттестат алдылар. Ә 4 "отличник"ка - Антон Кудрявцев (3нче мәктәп), Эмиль Хаметов (4нче мәктәп), Кирилл Касьянов (Сарсак-Омга), Асинә Бакирова (Девәтернә) аерым үрнәктәге аттестат тапшырылды.
- Кыскасы, имтиханнарда һәр укучы хезмәтенә күрә лаеклы бәяне алды, дияргә була инде....
- Хәзерге вакытта мәктәп тәмалаган егет-кызларыбыз югары уку йортларына, техникумнарга, училищеларга имтиханнар тапшыралар. Аларның һәркайсы үзе сайлаган уку йортына керер һәм тормышта үз урынын табар дип ышанабыз.
Әңгәмәдәш - Екатерина САМСОНОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев