Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

Рус Тат
Яшәеш

Нәүрүз килде

Девәтернәдә Нәүрүз бәйрәме башка еллардагыча җыр-биюләр һәм ярышлар белән бик күңелле үтте. Нәүрүз Карга боткасын ашау белән башланды. Аннан башлангыч сыйныф укучылары матур концерт күрсәттеләр. Концерттан соң урамда бау тартышу, капчык белән йөгерү һәм башка уеннар башланып китте. Уеннарда яшьтәге апа-абыйлар да бик тә теләп катнашты. 83 яшьлек Бәдәр апаның...

Девәтернәдә Нәүрүз бәйрәме башка еллардагыча җыр-биюләр һәм ярышлар белән бик күңелле үтте.
Нәүрүз Карга боткасын ашау белән башланды. Аннан башлангыч сыйныф укучылары матур концерт күрсәттеләр. Концерттан соң урамда бау тартышу, капчык белән йөгерү һәм башка уеннар башланып китте. Уеннарда яшьтәге апа-абыйлар да бик тә теләп катнашты. 83 яшьлек Бәдәр апаның уеннарда актив катнашуы бар кешене дә таң калдырды.
Нәүрүзгә берсеннән-берсе тәмле мич ашларын сатарга алып чыгучылар да шактый иде: Арсланова Рәйсә, Фаррахова Рәмзия, Ахметзянова Мөхтәрәмә, Абдуллина Фәния, Зөлфирә, Гатауллина Гөлшат, Гильфанова Сания апаларның нигъмәтләрен бик тиз арада алып бетерделәр.Ә Ситдикова Гөлсинә апа бөтен авыл халкын коймак белән сыйлады. Мәдәният хезмәткәрләре кайнар чәй, шашлыктан бар кешене авыз иттерделәр.
Карачкы яндырганда һәкем эченнән генә: "барлык начарлыклар юкка чыксын иде" дип теләде.

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев