Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Әни булып эшлим

"Һәр хезмәтнең үз авырлыгы бар. Ә мин әни булып эшлим. Эшем бик җаваплы, тынгысыз булса да, үземнең ике балам өстенә тугыз ятимгә әни җылысын бирә алуыма сөенеп туялмыйм", - ди Әгерҗедә яшәүче Зенфирә БАҺАУТДИНОВА. Бала тудыру йортында ук ташлап калдырылган дүрт үксез сабыйга һәм әниләре исән булып та аның җылы,...

"Һәр хезмәтнең үз авырлыгы бар. Ә мин әни булып эшлим. Эшем бик җаваплы, тынгысыз булса да, үземнең ике балам өстенә тугыз ятимгә әни җылысын бирә алуыма сөенеп туялмыйм", - ди Әгерҗедә яшәүче Зенфирә БАҺАУТДИНОВА.

Бала тудыру йортында ук ташлап калдырылган дүрт үксез сабыйга һәм әниләре исән булып та аның җылы, кайгыртучан карашын күрми үсүче биш бертуган ятим малайга әни булган Зенфирә ханым башкарган эшне, иманым камил, теләсә кем башкара алмый. Тугыз ятимгә әни булып кара әле син! Моның өчен бик тә олы йөрәкле, батыр булырга кирәк!
Сер түгел, халык арасында акчасына кызыгып алалар ятимнәрне диючеләр дә очрый. Ләкин акчага гына кызыгып, тугыз ятимгә чын әни булу мөмкин эш түгелдер дип саныйм.
- Олы улыбыз Рамис читкә укырга киткәч, өйдә Алинабыз гына калды. Аның әнисез калган дус кызын үзебезгә алырга теләгән идек. Ләкин әтисе риза булмады. Ә тәрбиягә ятим бала алу теләге күңелгә кереп урнашкан иде инде. Мин исә башыма кергән уйны тормышка ашырмый туктамыйм. Кирпеч заводында эшләгән чагым. Миңа Казанда алты айлык нәни кызчыкны тәкъдим иттеләр. Дөресен әйтим, бераз куркытты, - дип Зенфирә сөйли башлагач, әңгәмәгә ире Алик та кушылды:
- Аны өйгә алып кайтканда сез бу сабыйның ябыклыгын, бер хәрәкәтсез ятуын күрсәгез... Алты айлык Иринабызның авырлыгы 3 кило да 600 грамм гына, калактан ашатканны йота да белми иде. Шушы кызыбыз менә ничек үсте инде. Биш яшь безгә, - дип аркасыннан сөйде әтисе алдына килеп кунаклаган сабыен.
- Иринабызның аягы җиңел булды. Аның белән декрет ялында утыргач, нигә тагын башка ятимнәрне дә гаиләле итмәскә дигән карарга килдек. Өебез зур. Ирем алтын куллы, эшчән, балаларны ярата.
Шуннан соң тагын өч яшьлек Ангелинаны һәм 2,8 яшьлек Анжеланы, 8 яшьлек Эдикны әти-әниле итәләр алар. Ә узган ел бу йортка әниләре исән булып та ятим калган бертуган биш (!) малайны алып кайталар.
- Приюттан башта өчесен алган идек. Аннан бер туганнарының Әгерҗедә коррекцион мәктәптә, 15 яшьлек абыйларының әбисе тәрбиясендә икәнен белдек тә бер ана балаларын аермаска дигән карарга килдек. Шулай итеп, биш бертуган гаиләбезне ишәйтте. Менә шул тугыз балама әни булып эшлим инде мин. Яшермим, җиңел түгел. Ләкин һич тә үкенмим. Моңа кадәр чит-ят булган балаларның бүген минем тирәдә әни дип мәш килеп йөрүләре, бергәләп ашарга әзерләгәндә эч серләрен, мәктәп хәлләрен сөйләүләре, яңа кием алган саен кат-кат рәхмәт әйтүләре, кичләрен җыелгач, әле берсенең, әле икенчесенең алга килеп иркәләнүләре - болар барысы да җаныма шундый рәхәтлек бирә. Алик белән өстебезгә шундый зур җаваплылык алганбыз икән, бу балаларны кеше итү өчен барысын да эшләячәкбез, - ди Зенфирә.
Бу гаиләдә балалар ятимлекне тоймасын, гаилә җылысын тоеп үссен өчен бар шартлар да тудырылган. Йортлары болын кадәр. Тугыз балалы йорт дип уйламассың. Андагы чисталык, пөхтәлеккә исең китәр.
- Өйдә чисталык өчен балалар үзләре җаваплы. Һәрберсенең билгеләнгән эше бар. Әйткәнне көтеп тормыйлар. Тугыз төрле холык булса да, хәзер бик дуслар. Быел тавыклар, куяннар алырга уйлап торабыз. Җәен шулар белән мәш килерләр, - ди әниләре.
Балаларның әниләре өчен өзелеп торулары шунда ук күзгә ташлана. Бу йортта әни сүзе көнгә ничә тапкыр яңгырый икән?! Әйе, ни генә булса да, иң әүвәл, әни кирәк шул. Әнә, мәктәптә 8 Мартка әниләренең рәсемен ясарга кушкач, Артур бер дә үзен тудырган күке әнисен түгел, тәрбиягә алган Зенфирә әнисенең рәсемен ясаган бит.
Мондый ишле гаиләдә әни булып эшләүнең мәшәкатьләрен язып тормыйм, үзегез дә күз алдына китерәсездер.
- Ашны 15 литрлы мискәдә пешерәбез. Көнгә биш буханка ипи кирәк. Камыр ашларын дүрт-биш таба пешерәм. Печенье-конфетларны коробкалап, итне түшкәләп алабыз. Бакчабызда үстергән бәрәңге, яшелчә үзебездән дә артып кала әле, - ди хуҗабикә.
Бу гаилә шәһәребезнең Пионерская урамында - үзәктән читтә яши. Балаларны мәктәпкә озату, еш кына каршы алу - әтиләре җилкәсендә. Зенфирә үзе дә машина йөртергә права алган. Җәйләрен балалар белән урман-кырга чыгарга машиналарында урын гына җитми. Малайлар микроавтобус турында да хыялланалар икән. Мондый тырыш, көчле ихтыярлы әти-әниләре булганда монысы да тормышка ашар аларның.
Унбер баланың әнисе булып эшләүче Зенфирә ханымның бу гамәле чын батырлыкка тиң. Яз бәйрәме белән Сезне ятимнәргә җан җылысы биргән АНА!
Рәмзия ЗАРИПОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев