Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше-туганым?

Афанасий ДАНИЛОВ - Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе: - Узган атна Әгерҗедә соңгы эш атнасы булды минем өчен. Әле бирегә урман хуҗалыгына эшкә килгәнгә ике генә ел булган иде. Лубян урман хуҗалыгы көллиятенә директор итеп билгеләнү сәбәпле, Әгерҗе белән саубуллашырга туры килә. Ә биредә яшәгән, эшләгән еллар күңелемдә матур бер истәлек...

Афанасий ДАНИЛОВ - Әгерҗе урман хуҗалыгы җитәкчесе:
- Узган атна Әгерҗедә соңгы эш атнасы булды минем өчен. Әле бирегә урман хуҗалыгына эшкә килгәнгә ике генә ел булган иде. Лубян урман хуҗалыгы көллиятенә директор итеп билгеләнү сәбәпле, Әгерҗе белән саубуллашырга туры килә. Ә биредә яшәгән, эшләгән еллар күңелемдә матур бер истәлек булып кереп калачак. Район җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары белән кулга-кул тотынып, килешеп, аңлашып эшләдек. Биредә ышанычлы дуслар таптым. Бердәм, дус урман хуҗалыгы коллективын да әле бик еш сагынып искә алырмын. Бу коллектив киләчәктә дә бурычларны җиңеп, проблемаларны хәл итеп, районның яшел байлыгын саклауда һәм аны үстерүдә армый-талмый эшләр дип ышанам. Коллектив белән хәзергә яшь, энергияле, бик тә төгәл һәм белемле Владимир Ишмуратов җитәкчелек итәчәк.
Мин эшләгән дәвердә бик кызу темплар белән Әгерҗе тагын да үсте, матурайды. Киләчәктә дә районның барлык күрсәткечләр буенча алга күтәрелүен телим. Ә Лубян урман хуҗалыгы көллиятенә әгерҗелеләрне көтеп калам. Әле бөтенләйгә саубуллашмыйм, чөнки бу якның табигатен, кешеләрен бик яраттым. Киләчәктә дә күрешеп яшәргә язсын.

Наталья МӨХӘММӘТҖАНОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Бу арада балаларымның уңышларына сөенеп йөрим әле. Олы кызыбыз Сабина, 1нче гимназияне медальгә тәмамлап, Казан федераль университетының Алабугадагы институтында тарих һәм юриспруденция факультетында беренче курста белем ала. Мәктәптә укыганда ук активлыгы, тырышлыгы белән сокландырган кызыбыз менә өченче тапкыр "Русский стандарт" хәйрия фондының "Россиянең талантлы яшьләре" программасы стипендиаты булды. Ярты ел ул өстәмә өч мең стипендия алып укыячак. Аннан тагын бер сөенече: узган атнада институтта беренче курс студентлары талантларын күрсәткәннәр. Сабиналар төркеме, рус халык биюен башкарып, беренче урын алганнар һәм Казанда чыгыш ясау хокукына ия булганнар.
Чаллыда 79нчы лицейның 10 сыйныфында укучы игезәкләребез Рифат белән Ришат та сынатмыйлар. Соңгы вакытта КВН белән мавыгып киттеләр. Әле шәһәр күләмендә узган КВНның чирек финалында беренчелеккә чыгуларын хәбәр иттеләр. Әти-әни өчен балаларының сөендереп торуларыннан да олы бәхет юктыр. Бар кешегә дә шундый бәхет телим.

Гөлшат ИДРИСОВА - Иске Эсләк авылы:
- Көннәрнең салкынайтып җибәргәнен генә көттек, узган ялларда туганнарны җыеп каз өмәсе уздырдык. Май аенда ук 30 бәбкә алган идек, аларны тәрбияләп җәй, көз узып китте. Инде менә казлар суяр вакыт та җитте. Туганнарым, килендәшләрем Финисә, Мөнзилә, Әлфия, Наилә, Гөлфия, Вәсилә, Фәзилә белән гөрләшә-гөрләшә каз йолкыдык, эч-башларын эшкәрттек. Бик күңелле бит ул каз өмәсе... Бер җыелгач, рәхәтләнеп сөйләшәсең, яңалыклар беләсең. Эш беткәч, аш-бәлеш, тәмле пироглар, салатлар белән сыйландык. Туганнар белән күптән болай күңелле итеп өмә оештырган юк иде. Менә шундый форсат чыгуга үзебез дә сөендек. Бик матур бәйрәм булды ул.
Казларның бер өлешен сатарбыз дип торам, инде алучылар да бар. Мамыгыннан мендәрләр ясарга исәп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев