Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Розалия КӘРИМОВА, Яңавыл: - "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының җомга саныдагы "Атна вакыйгалары" кушымтасында "Подписка өчен ipad һәм башка бүләкләр" дигән кызыктыргыч фотосурәт белән бирелгән язманы күрдем дә бу бәйгедә катнаш, Розалия, дип үземне кымсындырып куйдым әле. Бәйгенең шарты мондый: "Татмедиа" җәмгыятенең өч һәм аннан да күбрәк басмасына языласың да, квитанция күчермәсен...

Розалия КӘРИМОВА, Яңавыл:
- "Әгерҗе хәбәрләре" газетасының җомга саныдагы "Атна вакыйгалары" кушымтасында "Подписка өчен ipad һәм башка бүләкләр" дигән кызыктыргыч фотосурәт белән бирелгән язманы күрдем дә бу бәйгедә катнаш, Розалия, дип үземне кымсындырып куйдым әле. Бәйгенең шарты мондый: "Татмедиа" җәмгыятенең өч һәм аннан да күбрәк басмасына языласың да, квитанция күчермәсен билгеләнгән адреска гына җибәрәсең. Аннан бүләк кенә көтеп ятасы кала.
Үзем "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылып куйган идем инде. Шушы көннәрдә почта элемтәсе бүлекчәсенә барып "Сөембикә" журналына, тагын бер-ике гәҗиткә язылачакмын. Акция июнь ахырына кадәр дәвам итсә дә, тимерне кызуында - бакча мәшәкатьләре башланганчы сугып калырга кирәк, минемчә. "Бүләге түгел, мәзәге кызык", дигәндәй, кем белә, бәлки берәр бүләк тә чыгып куюы бар. Ат бәясе булса да, барыбер гәҗит-журналсыз торып булмый. Ә искәрмәстән бүләге дә чыгып куйса... бик сөенер идем, әлбәттә. Райондашларымны да иң беренче үзебезнең район газетасы "Әгерҗе хәбәрләре"нә, аннан республика матбугатына язылып бәйгедә катнашырга өндим.
 
Илшат ГАЙНЕТДИНОВ, Әгерҗе шәһәре:
- Хоккей сөючеләр өчен тагын бер мөһим ярыш төгәлләнде. Гагарин Кубогы өчен барган ярышларның иң мавыктыргычы узган якшәмбедә булды. Әгәр "Ак Барс" җиңсә, әле уен дәвам итә иде. Ни кызганыч, безнекеләр Санкт-Петербургның "СКА" командасына 6:1 исәбе белән бирелделәр. Беренче периодта ук исәпнең 4:0 белән төгәлләнүе кәефне кырды. Бу һөҗүмчеләрнең дә, капкачының да хатасы булды дип уйлыйм. Яшь хоккейчыларның да көчле уен күрсәтмәүләренә ачу чыкты.
Минемчә, "СКА" "Ак Барс"ка караганда көчлерәк булса да, безнекеләр җиңәр дигән өмет бар иде. Әмма "Ак Барс" 2009, 2010 еллардагы уңышын кабатлый алмады. Бер акыл иясе "җиңелә белү дә - олы талант", дигән бит. Зиннәтулла Биләлетдинов командасының төшенкелеккә бирелмәве, җанатарларның безнекеләргә көч бирүләре, аларны хуплаулары ошады. "СКА" командасы өчен мин бик шат. Алар тәүге тапкыр Гагарин Кубогын яуладылар.
 
Ләйсирә ЙОСЫПОВА, Исәнбай-Ижау:
- Бер айга якын туган авылыбыз Исәнбайга кайтмаган идек, ә анда матур гына үзгәрешләр булган икән. Шәхси эшмәкәр Шәйхенур Нурмөхәммәтов 60нчы елларда төзелгән элекке кибет бинасын сатып алып анда бик матур төзекләндерү эшләре алып бара. Хәзер кибетнең тышкы ягын бик матурлаганнар. Беренче катында - кибет, икенчесендә чәчтарашханә, балалар өчен тренажер залы булачак дип планнары белән дә уртаклашты эшмәкәр. Раил Симаковның кибете дә хәзер ерактан ук балкып тора. Ул да кибетен курчак өе кебек төзекләндереп куйган. Авыл үзәгенә ямь биреп торучы ике кибетнең шулай матураюына бик сөендем. Әлеге эшмәкәрләр авыл кешесен көндәлек кирәкле товар белән генә тәэмин итеп калмыйлар, бәйрәм чаралары үткәрүгә иганәчелек ярдәме дә күрсәтәләр.
Газета укучыларыбызның хәлен Миләүшә ЯГЪФӘРОВА белеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев