Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше-туганым?

Каринэ АРАКЕЛЯН, Әгерҗе шәһәре: - Якшәмбе көнне улларыбыз Грайр һәм Тигран белән Ижауга көнчыгыш хәрби көрәш буенча Удмуртия Чемпионатына бардык. Тик бу юлы бәйгегә түгел, бүләкләү тантанасына. Ике улыбыз да кул сугышы буенча Россия спорт мастеры исеменә лаек булдылар. Аларга тантаналы рәвештә билгеләр һәм таныклыклар тапшырдылар. Грайрга да, Тигранга да...

Каринэ АРАКЕЛЯН, Әгерҗе шәһәре:
- Якшәмбе көнне улларыбыз Грайр һәм Тигран белән Ижауга көнчыгыш хәрби көрәш буенча Удмуртия Чемпионатына бардык. Тик бу юлы бәйгегә түгел, бүләкләү тантанасына. Ике улыбыз да кул сугышы буенча Россия спорт мастеры исеменә лаек булдылар. Аларга тантаналы рәвештә билгеләр һәм таныклыклар тапшырдылар. Грайрга да, Тигранга да уңыш җиңел бирелмәде. Башта Россия чемпионы исеменә лаек булдылар, Тигран Европа чемпионына кадәр күтәрелде.
Әни буларак, мин алар белән чиксез горурланам. Улларыбызның үзләрен дә, башкаларны да яклый алырдай осталыклары да, көчләре дә бар бүген. Бу уңышларда, әлбәттә, тренерлары Алексей Голосеевның өлеше бик зур.
 
Әнисә ДОРОСЬ, Әгерҗе шәһәре:
- Бер генә минут та буш вакытым юк. Мин район Мәдәният сарае каршында эшләүче "Россиянка" ветераннар ансамбленә йөрим. Әле бу шимбәдә шәһәр үзәгендә булачак Май чабу (Масленица) бәйрәменә әзерләнәбез. Ватанны саклаучылар бәйрәме тантанасында Җиңүнең 70 еллыгы медале белән бүләкләнүче ветераннар алдында чыгыш ясаячакбыз. Аннан 8 Мартка әзерләнә башлыйбыз. Мин әле бер төркем пенсионерлар белән кул эшләре, бию түгәрәкләренә дә йөрим. Бик күңелле анда.
Үзем белем алган 2нче мәктәпнең уңышларына да сөенеп йөргән көннәрем. Бүген ике кызыбыз әлеге мәктәптә укыта, ике оныгыбыз да шунда ук белем ала. Узган атнада район җыр бәйгесендә 11 команда арасыннан безнең 2нче мәктәп җиңүче булган икән, моңа ничек сөенмисең инде?! Әлеге команданың җитәкчесе оныгыбыз Никита иде.
Кыскасы, пенсионер тормышы кайный. Активрак булган саен картаерга вакыт азрак кала кебек. Башка пенсионерларны да өйдә моңаеп утырмаска, төрле түгәрәкләргә йөрергә чакырам.
 
Лилия ТАҖИЕВА, Көчек авылы:
- Авыл кешесе өчен сыер бозаулау - үзе бер бәйрәм ул. Шушы көннәрдә Манябыз безгә үгез бозау бүләк итеп, чын бәйрәм ясады. Иртән абзарга чыгуга, аклы-каралы бозау аягында басып тора иде инде. Матур гадәт буенча, быел да угыздан эремчек ясап, төплекәй пешереп, туганнар, дуслар, күршеләрне кунакка чакырдык. "Угыз төплекәе сагындырган, бик тәмле булды", - диделәр кунакларыбыз.
 
Римма ЙОСЫПОВА, Әгерҗе шәһәре:
- Узган атнада хуҗасыз этләр яраткан песиебезне талап үтергәннәр. Шуннан бирле ашым - аш, йокым йокы түгел. Дару да булышмый. Нәни песиебез гаилә әгъзасына әверелгән иде. Иртән будильник ролен үтәде: яныма килеп, мине уятуы хәзер дә күз алдымнан китми. Эшкә киткәндә озатып калды, кичен каршы алды. Бакчада безнең белән бергә "эшли", улыбыз белән "дәрес әзерли" иде. Аны хәтта күршеләребез дә яратты. Бәлки, мине кемдер аңлап та бетермәс, песи өчен кем елый инде дип ачуланыр. Тик песиебезгә шулкадәр нык ияләшкән идек, шуңа бик юксынабыз аны. Песинең этләр җәберләвеннән үлүе дә бик кызганыч. Шуны күз алдыма китерәм дә күземә яшь килә, йөрәгем кысыла.
Этләрне атарга ярамый, диләр, килешәм. Тик күпме түзәргә була?! Минем үз кулларым белән өч чит песине алар авызыннан тартып алырга тырышканым бар. Мине бүген бер сорау борчый: Әгерҗедә хуҗасыз этләр проблемасы берәр кайчан чишелерме икән?!
Газета укучыларыбызның хәлен Екатерина САМСОНОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев