Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше-туганым?

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре: - Бәяләре ничек кенә артса да, гәҗитсез яши алмыйм. Кичен кулыма гәҗит алмасам, йокыга да китеп булмый. Менә тагын бер татар гәҗите дөнья күрәчәген ишетеп сөенеп йөрим әле. Кем нәшер итәчәк дисезме? Күпләрегезгә мәгълүм үткен каләмле журналист, җырчы җәмәгате Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы күп кенә җырларның авторы...

Асия КОРБАНГАЛИЕВА, Әгерҗе шәһәре:
- Бәяләре ничек кенә артса да, гәҗитсез яши алмыйм. Кичен кулыма гәҗит алмасам, йокыга да китеп булмый. Менә тагын бер татар гәҗите дөнья күрәчәген ишетеп сөенеп йөрим әле. Кем нәшер итәчәк дисезме? Күпләрегезгә мәгълүм үткен каләмле журналист, җырчы җәмәгате Илсөя Бәдретдинова башкаруындагы күп кенә җырларның авторы Илфак Шиһапов бик тиздән "Тишек" дигән А4 форматындагы 32 битле гәҗит чыгара башлаячак. "Исеме бик сәер" диярсез инде. Дөресен әйтим, Илфак һәрвакыт "мөгез" чыгарырга ярата. Ул башкарган эш-гамәлләр һәрчак башкаларныкыннан аерылып тора. Йә, әйтегез, кайсы гәҗит хәбәрчесенең өенә килеп бүләккә бозау тапшырганнары бар?! Илфак Шиһапов "Татарстан яшьләре"ндә эшләгәндә мин "Иң кызыклы хәбәр" иҗади бәйгесендә җиңдем. Илфак, Казаннан Шаршадыга тикле килеп, миңа үгез бозау тапшырып авылдашларның "һушын" алган иде. Менә шуннан бирле хөрмәтем бик зур аңа. Казанга барсам, хатыны Илсөянең концертын карамый кайтмыйм. Сүз уңаеннан: 9 мартта Илсөя Бәдретдинова Әгерҗегә яңа концерт программасы белән килә. Берничә ел җырчы хатынының продюсеры булып эшләгән Илфакның журналистикага кайтып, "Шәһри Казан" гәҗитендә эшли башлавына да сөендем. Бу гәҗитне кулыма алу белән аның язмасын эзлим. Илфакның "Тишек" гәҗитенә дә иң беренче булып язылачакмын.
- Юмор белән сугарылган, ял иттерә, баш авырттырмый, җиңел укыла торган басма булачак ул. "Тишек"кә икенче яртыеллык өчен язылып булачак, - ди Илфак үзе дә.
 
Илдания Низамбиева - КФУның Алабуга институты студенты, Тирсә кызы:
- Бу көннәрдә Германиядә стажировкада алган тәэсирләр белән йөрим әле. Узган ел Германия университетыннан безнең институтка лекцияләр укырга килгән профессор Екатерина Кудрявцева ике студентны үзләренә стажировкага чакырган иде. Бу бәхетлеләрнең берсе мин булдым. Әлмәт кызы Юлия белән январь аенда Германиягә киттек. Немец гаиләсендә яшәдек. Бу гаиләдәге ир белән хатын икесе дә университетта укыталар, безне үз кызлары кебек кабул иттеләр. Алар белән аралашу безгә немец телен тагын да тирәнрәк үзләштерергә дә зур ярдәм итте. Профессорыбыз "Билинг-балаларны мәктәпкә әзерләү" дигән темага фәнни китап әзерли иде. Билинг-балалар - берьюлы ике телне кече яшьтән өйрәнүче сабыйлар. Без профессорга шул китапны әзерләүдә ярдәм иттек. Екатерина Кудрявцева безне җәйге каникулда Тверь шәһәренә Халыкара лагерьда эшләргә чакырды. Анда чит илләрдән килгән укучыларны рус теле һәм мәдәниятенә өйрәтәчәкбез икән. Хәзер менә шул эш турында хыялланып, планнар корып йөрим. Мин бит әле институтның матбугат үзәгендә дә эшлим, сайт өчен җавап бирәм. Уку белән эшне бәйләп алып бару кыендыр бит дисәләр дә, миңа шундый актив, тынгысыз тормыш бик ошый. Студент елларында шулай янып йөрергә кирәк дип саныйм.
 
Тамара ИВАНОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Бер ай Ижауда, 20 көн Казанда хастаханәләрдә дәваланып кайтканнан соң, Әгерҗе кибетләренә кергәч күзләрем маңгайга менде. Хастаханәдә ятканда азык-төлеккә бәяләр арта дип сөйләгәннәрен ишеткән идем. Ләкин бу кадәр булыр дип һич кенә дә башыма килмәде. Шикәр комы 60 сумнан артып киткән. Диабетик буларак, төп ризыгым карабодай 70 сумга җиткән. Әллә алтын йомырка инде кибетләрдә: ул да 65-72 сум булган. Базарда йомырканы 80 сумга кадәр күтәргәннәр. Доллар, евро арта, диләр. Ләкин бу азык-төлекнең барысы да үзебездә - Татарстанда җитештерелә бит. Әнә телевизордан карабодайны авыл хуҗалыгы предприятиеләр эшкәртүчеләргә 10-15 сумнан саталар дип сөйлиләр. Кибеткә килеп җиткәнче 70-80 сумга кадәр күтәрәләр.
Бер-ике ай эчендә бәяләрнең шулай артуын күреп, башыма ябышты. Өйгә кайтып, телевизорны ачкан идем, 1 февральдән аракыга бәя 35 сумга төште дип сөйлиләр. И-и, ачуым чыкты шуңа. Аракыны арзанайтуның сәбәбе, имеш, читтән кергән сыйфатсыз аракы эчмәсеннәр... Хөкүмәт җитәкчеләре, халык өчен көн дә кирәкле азык-төлек бәяләрен бәйдән ычкындырмау турында кайгыртсыннар иде. Менә 7 мең сум пенсиягә яшәп карасыннар иде алар. Ачның хәлен тук белми шул.
Газета укучыларыбызның хәлен Рәмзия ЗАРИПОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев