Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Зөлфинур ШӘЙХОВ, Тәбәрле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы: - Узган якшәмбедә мин күршеләребез Ринат һәм Зариф абыйлар белән көтүгә чыктым. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр көтүдә йөрүе бер дә рәхәт түгел. Ферма сыерларын көтүче әтиемне дә кызганып куйдым: аңа бит көнаралаш көтәргә кирәк. Көтү әле күптән түгел генә чыккангадыр инде, маллар...

Зөлфинур ШӘЙХОВ, Тәбәрле мәктәбенең 10 сыйныф укучысы:
- Узган якшәмбедә мин күршеләребез Ринат һәм Зариф абыйлар белән көтүгә чыктым. Иртәнге алтыдан кичке алтыга кадәр көтүдә йөрүе бер дә рәхәт түгел. Ферма сыерларын көтүче әтиемне дә кызганып куйдым: аңа бит көнаралаш көтәргә кирәк.
Көтү әле күптән түгел генә чыккангадыр инде, маллар бик тыңламыйлар, авылга таба карап кына торалар. Бигрәк тә яшь таналар качу ягына карый. Ничек итсәк иттек, берсенә дә качарга ирек куймадык. Яшь булгач, күбрәк миңа йөгерергә туры килде.
Ул көнне бик нык яңгыр да яуды. Ярый запас киемнәр алганмын. Кичкә җеп өзәрлек хәлем калмады. Әмма зарланмыйм, без бит авыл малае!
Маллар ял иткән арада телефонымны да "актарырга" өлгердем. Шулай итеп, көн узганын сизмәдем дә. Ә үзебезнең чиратта әти белән Рафил абый чыктылар. Безнең өйдән көтүгә алты терлек йөри. Ике мал өчен бер көн йөрергә кирәк булганлыктан, аларга өч көн чыгарга туры килде.
Көтүгә чыгасың килмәсә йә җаең булмаса, бер баш мөгезле эре терлек өчен 300 сум түләп башка кешене ялларга да була. Әйтик, алты баш терлек өчен безгә 1800 сум түләргә кирәк.
Киләсе көтү чираты әле бер айдан гына җитәчәк. Анысында мин каникулда булам инде.
 
Миләүшә МУЛЛАХМӘТОВА, Яңавыл почта элемтәсе бүлекчәсе начальнигы:
- Соңгы көннәрдә безнең хезмәткәрләр өчен чын мәгънәсендә "урак өсте" булды. Әбунәче декадасында "ТАТМЕДИА" басмаларына ташламалы язылу оештырылды. Бу ункөнлектә күпләр "Әгерҗе хәбәрләре", "Ирек мәйданы" кебек газеталарга язылдылар. Укытучылар "Мәгариф"кә язылырга ашыкты. Почтальоннарыбыз Лилия Молчанова, Людмила Имамиевага рәхмәт: безнең бүлекчәгә караган Әрем, Яңа Бәзәкә, Вольный Труд кебек авылларда да газета-журналларга язылуны бик төгәл алып баралар. Үзебезнең Яңавылны әйтеп тә тормыйм: безнең авылда һәр гаилә район газетасын алдыра икән, монда хезмәттәшләремнең тырышлыгы бик зур. Быел да "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылучылар саны узган елдан ким булмас дип уйлыйм. Бүгенге көнгә 60 авылдашыбыз язылды инде.
 
Марат МӨХӘММӘДИЕВ, Салагыш авылы фермеры:
- Быел энем Мансур белән авылдашларыбызга бик матур Сабантуй оештырырга ниятләп торабыз: милли бәйрәмебезгә "Мунча ташы" эстрада театры артистлары киләчәк. Сабантуй 5 июньдә, җомга көнне була. Бәйрәм көндезге сәгать 11дән 5кә кадәр дәвам итәчәк. Ә кичке мәйданга Ижаудан Ләйсән Гыйльметдинова җитәкчелегендәге "Ләйсән" ансамбле артистларын чакырабыз. Җыр-бию, яшьләр өчен дискотека таң атканчы гөрләячәк.
Читтә яшәүче авылдашларыбызны, якташларыбызны Сабантуйга көтеп калабыз. Безнең Салагыш элек-электән милли бәйрәмебез белән дан тоткан. Мәйданга башка авыллардан, каладан халык агылган. Быел шушы матур традицияне бергәләп кайтарыйк, кадерле якташларыбыз!
 
Газета укучыларның хәлен Дания АБЗАЛИЕВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев