Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Валентина МИХАЙЛОВА, Пеләмеш авылы: - Сигез ел лаеклы ялда булсам да, әле бер генә көн дә тынычлап ял иткәнем юк. Якыннарым мине кичке сәгать уннан соң гына өйдә тота алалар. Көн саен иртәнге сәгать биштән аягөсте мин. Башта малларны, кош-кортларны карыйм. Җәен умарталыктан да кайтып кергән юк. Май балын суырттык...

Валентина МИХАЙЛОВА, Пеләмеш авылы:
- Сигез ел лаеклы ялда булсам да, әле бер генә көн дә тынычлап ял иткәнем юк. Якыннарым мине кичке сәгать уннан соң гына өйдә тота алалар. Көн саен иртәнге сәгать биштән аягөсте мин. Башта малларны, кош-кортларны карыйм. Җәен умарталыктан да кайтып кергән юк. Май балын суырттык инде. Быел умарталык янындагы чишмәне дә тәртипкә китердек.
Куяннарга тукранбаш чабып куйдым. Бик сусыл быел тукранбаш, куяннар рәхәтләнәләр генә. Хәзер дару үләннәре җыяр чак. Аларны чәчәк аткан вакытында җыю күпкә файдалырак. Бу эшне бик яратып, җиренә җиткереп башкарам. Каен җиләге яфракларын, чәчәкләрен җыеп киптердем. Әлеге шөгыль миңа әбиемнән күчкән. Ул да мәтрүшкә, каен, кура җиләкләре, карлыганны мичтә киптерә иде. Аның чәенең тәмлелеге...
Яраткан шөгыльләрем бик күп минем. Кыш көне чаңгыда җилдерәм, җәен велосипедта йөрим. Шуңа күрә дә сәламәтлегемнән зарланмыйм. Телевизор карарга вакыт бик тәтемәсә дә, яңалыклар белән танышып барам.
 
Александра СУСЛОПАРОВА, 2нче мәктәп укучысы:
- 4 сыйныфны тәмамлап, җәйге каникулга чыктык. Ә ялларга таралышыр алдыннан безнең өчен бик мавыктыргыч бәйрәмнәр булды. Чыгарылыш кичәсен әти-әниләребез күңелләребездә бик озак вакытка сакланырлык итеп оештырдылар. Без әкият дөньясына - Убырлы карчык "резиденция"сенә сәяхәткә бардык. Әлеге комплекс Удмуртиянең Котловка авылы янына урнашкан.
Әкияти дөньяга безне Иван Сусанин дәште һәм урман алачыгына алып китте. Табигатьнең матурлыгына сокланып, әкият мизгелләрен карап, елга аша күпердән чыгып бардык без анда. Башкисәр белән Урман иясен дә очраттык хәтта. Алар белән җәнлекләргә ау оештырдык, себеркегә утырып "очтык". Кыскасы, рәхәтләнеп күңел ачтык.
Ә Убырлы карчык "резиденция"се - үзе бер могҗиза. Биредә гамәли сәнгать эшләнмәләрен, агачтан ясалган картиналарны күреп шаккатык. Сувенирлар лавкасында ниләр генә юк: шкатулкалар, кашыклар... Кунак бүлмәсендә кайнар аш, тәм-томнар белән сыйландык.
Әлеге сәяхәт безгә бик ошады. Хәтта юл озынлыгы да ардырмады. Аннан соң мәктәптә чыгарылыш кичәсендә күңел ачтык. Әнә шулай, бәйрәм арты бәйрәмдә булып каникулга таралыштык.
 
Динара КУЛЯБИНА, Әгерҗе шәһәре:
- Узган ялларда һава торышы бик эссе булды. Һич кенә дә шәһәр фатирында дүрт стена арасында бикләнеп ятасы килмәде. Уйлаштык та Кече Пурга районы Норья авылындагы дусларның дачасына ял итәргә киттек. Бу авыл бик матур урынга урнашкан. Аның янәшәсендә үк буа да бар. Балалар да иркендә рәхәтләнеп уйнадылар. Кайтканда Вишур авылы янындагы буада су коенырга уйладык. Биредә бик күп әгерҗелеләрне күрдек. Суы салкын дип тормыйлар, рәхәтләнеп чума-чума коеналар. Столярово янындагы буада да су коенучыларның күбесе Әгерҗедән килүчеләр иде. Без дә аларга кушылдык. Суда коенып, рәхәтләнеп ял итеп кайтып киттек.
Газета укучыларның хәлен Екатерина САМСОНОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев