Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Адель СИПОВ - Кичкетаң-Калининец: - Мин Мәскәү өлкәсенең Калининец бистәсендә хезмәт итәм. Бу көннәрдә үзем дә, якыннарым да шатлыклы мизгелләр кичерәбез. Миңа Мәскәүнең Кызыл мәйданында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадта катнашу бәхете елмайды. Юбилей елында әлеге олы тантанада катнашуны зур дәрәҗә дип саныйм. 16 мең хәрби, төрле илләрдән дәрәҗәле...

Адель СИПОВ - Кичкетаң-Калининец:
- Мин Мәскәү өлкәсенең Калининец бистәсендә хезмәт итәм. Бу көннәрдә үзем дә, якыннарым да шатлыклы мизгелләр кичерәбез. Миңа Мәскәүнең Кызыл мәйданында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган парадта катнашу бәхете елмайды. Юбилей елында әлеге олы тантанада катнашуны зур дәрәҗә дип саныйм. 16 мең хәрби, төрле илләрдән дәрәҗәле кунаклар әлеге зур чараның шаһитлары булдылар. Ә мәйдандагы хәрби техниканы күрсәгез... Россия Президенты Владимир Путин чыгышын тыңлау да насыйп булды безгә.
Парадка әзерлек апрельдә үк башланды. Һәр көнне тренировкалар узса да, таләпләр катгый булса да авырлыгын сизмәдем. Гомумән, армия тормышы бик ошый миңа. Ярый әле, вакытында армиягә алганнар дип сөенәм. Ә Ижау монтаж техникумын хезмәт итеп кайткач тәмамлармын. Кичкетаңда яшәүче әти-әнием Альфред һәм Әлфия белән көн саен телефоннан хәбәрләшеп торабыз. Әле менә шушы көннәрдә Свердловскига командировкага җибәрәчәкләр. Әгәр поезд Әгерҗе аша узса, алар белән күрешү мөмкинлеге дә булачак. Якташларыма, авылдашларыма, дусларыма ялкынлы кайнар сәлам! Туган якта күрешкәнгә кадәр!
 
Әлфия МУЛЛАХМӘТОВА - Үтәгән авылы:
- Сезнең гел малайлар гына укый торган мәктәпне күргәнегез бармы? Булмаса, Үтәгән башлангыч мәктәбенә килегез. Биредә алты малай укый. Берсе - 2, бишесе 4 сыйныфта. Менә шул алты бөртек Үтәгән малае бөтен авылны аякка бастырдылар бит әле. Алар укытучы апалары Альбина Тулбаева җитәкчелегендә "Буыннар чылбыры тоташа ветераннар аша" проектына кушылып, Җиңүнең 70 еллыгына бик бай эчтәлекле, күзләргә яшьләр китерердәй бәйрәм кичәсе әзерләделәр. Малайлар кыштан ук ветераннарның өйләренә килеп, аларның хәтер дәфтәрләрен актардылар, әби-бабайларның сөйләгәннәрен язып тарихка калдырдылар, фотоларга төшерделәр. Бу эшкә әти-әниләре дә, мәдәният хезмәткәрләре дә кушылдылар. Менә шулай күмәк көч белән гаҗәеп бәйрәм оештырылды. Тыл ветераннары күз яшьләрен сөртә-сөртә карадылар бу бәйрәмне. Кем уйлаган алты Үтәгән малае башлаган бу изге эш шундый киң колач алыр да, авылдашлар, каладан кайткан кунаклар күңелендә әлеге бәйрәм шундый матур хатирәләр калдырыр дип. Бәйрәм булганга ун көн узса да, авыл урамына чыксаң әле дә шул турыда сөйләгәннәрен ишетеп сөенеп куям. Булдырдыгыз, малайлар, рәхмәт сезгә!
 
Рушания БАЙТИМЕРОВА - Әгерҗе шәһәре:
Туган ягым Актанышка кайткан саен аның урамнарында җәй буе шау чәчәккә күмелеп утыручы аллы-гөлле розаларга сокланып карап үтәм. Туганнарымнан "өзмиләрме, ботарламыйлармы?" дип сорап та куям әле. "Бу матурлыкка кемнең кулы күтәрелсен? Тирә-юнебезгә ямь, күңелләргә шатлык биреп торучы чәчәкләрне өзү кыргыйлык бит инде ул", диләр алар. Шулвакыт эчемнән генә "Безнең Әгерҗедә гади генә чәчәкне дә өзәләр, ботарлыйлар шул", дип уфтанып куям. Әле менә 9 Май бәйрәме алдыннан гына шәһәребезнең үзәк К.Маркс урамына 1500дән артык чәчәк утыртканнар иде. Чәчәк аткан сары шафраннар шәһәребез үзәгенә ямь кертте, урамнан узганда алар күңелне, күзләрне иркәли. Җәен алар шау чәчәккә күмелеп утырырлар әле ... өзмәсәләр. Шул-шул менә, өзү генә түгел, быел утырткан чәчәкләрнең илледән артыгын төбе-тамыры белән йолкып-казып алып киткәннәр. Бу вәхшилекне үзебезнең шәһәр кешеләре эшләгәндер бит инде. Тирә-юнебезне ямьләп торучы чәчәкләргә кемнең кулы күтәрелде икән? Мондый оятсыз бәндәләргә сүзләр табалмыйм...
 
Газета укучыларыбызның хәлен Рәмзия ЗАРИПОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев