Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Анастасия В., Әгерҗе: - Әгерҗегә күченеп кайтуыбызга әле биш ай гына булса да, иң беренче эш итеп "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылган идем. Шәһәребездә беренче тапкыр үзара салым җыю буенча референдум узачагы турында да газетадан укып белдем. Бу турыда күршеләргә дә әйттем. Ләкин яхшы гына урында эшләүче ике күрше хатынының "бездән башка...

Анастасия В., Әгерҗе:
- Әгерҗегә күченеп кайтуыбызга әле биш ай гына булса да, иң беренче эш итеп "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылган идем. Шәһәребездә беренче тапкыр үзара салым җыю буенча референдум узачагы турында да газетадан укып белдем. Бу турыда күршеләргә дә әйттем. Ләкин яхшы гына урында эшләүче ике күрше хатынының "бездән башка да уза ул сайлаулар, инде 15-20 ел сайлауга барганыбыз юк", дигән җавабын ишетеп, тынсыз калдым. Район газетасына да язылганыбыз юк дигәч, дөресен әйтим, күңелем кайтты бу хатыннардан. Югыйсә, шунда туып, шунда үскән бу ике хатын Әгерҗенең патриоты булырга тиеш бит. Мин пенсиядәге укытучы буларак, аларны "тәрбияләп" карарга булдым. "Әгерҗене төзекләндерү өчен тотылачак бит бу акча. Әгерҗене чиста, төзек итеп тотуга казна акчасы гына җитми. Шуңа күрә син дә, мин дә референдумда катнашырга, үзара салымны түләргә тиеш. Гел түрәләрне генә сүгеп тормыш рәтләнми инде ул", дидем. Нинди генә пычрак, әшәке сүзләр ишетмәдем бу агитациям нәтиҗәсендә. Кыскасы, үз-үзләрен кадерләп, бизәнеп, көн саен күлмәк алыштырып йөрүче бу ханымнарда патриотизмның әсәре дә юклыгына төшендем.
Узган якшәмбедә ирем, улы һәм киленем белән референдумнан тавыш биреп кайтканда икесенең култыклашып подъезддан чыгып барганын күреп эчемә җылы йөгерде, әһә, минем агитация эзсез калмаган, сайлау участогына киттеләр болар дигән булам. Кызларыннан сораган идем, ... Ижауга саунага киткәннәр икән...
Шулчак берничә өй аша ялгызы гына яшәүче 84 яшьлек әбинең кулына 200 сум акча тотып өебезгә килеп керүе, референдумга йөри алмыйм инде, үзара салымны минем исемнән тапшырырсыз диюе кәефемне күтәреп җибәрде. Югыйсә, Әгерҗедә сиксәннән узганнарны үзара салымнан азат иткәннәр иде бит. Менә туган Әгерҗесенең чын патриоты, ичмасам, әбекәй. Бу аңлашыла да: михнәтне, ачлыкны күп күргән, фронтта әтисен, ике абыйсын югалткан сугыш чоры кешесе бит ул.
 
Мөнзилә Раимова, Шаршады авылында тәрбиягә тугыз бала алган әни:
- Узган атна безнең гаилә өчен бик шатлыклы булды. Ирем Азат, мин һәм тәрбиягә алган җиде балабыз белән Казанда "Корстон"да "Ел хәйриячесе" бәйгесенең йомгаклау тантанасында катнаштык. Баларыбызның гына түгел, үзебезнең дә республика лидеры Рөстәм Миңнехановны, Минтимер Шәймиевны, республикабызның башка җитәкчеләрен беренче тапкыр якыннан күрүебез иде. Тантанага чакырылган күкрәкләре тулы орден-медальле сугыш ветераннарына нәнирәк балаларыбыз авызларын ачып карап тордылар. 1,9 яшьлек Максимыбыз әле бер бабайның медальләрен тотып та карады. Залга алып чыккан бик зур тортны кисүдә катнашкан өч кызыбызның бу мизгелләрдә ничек шатланганын күрсәгез иде... Шундый затлы залда барган бәйрәм тантанасы барыбыз күңелендә дә онытылмас тәэсирләр калдырды. Безгә бүләккә 50 мең сумлык сертификат биргәннәр иде. Менә шуңа балаларыбызга өй кинотеатры, икмәк пешерү миче һәм сок сыгу техникасы алып кайтып куйдык. Балаларыбызның шатлыгын аңлатырга сүзләр табалмыйм. Әлеге бәйрәмгә алып барып, безгә бәхетле мизгелләр бүләк иткән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова һәм опека бүлеге белгече Айсылу Баһаутдиновага мең рәхмәт.
 
Ләйсән ФӘРРАХОВА, Девәтернә мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:
- Укытучыбыз Илдус абый Шәйхетдинов тәкъдиме белән "Россия династияләре" конкурсында катнашып, Татарстан буенча өченче урын алдым бит әле мин. Ә дустым Алия Шакирова икенче урынга лаек булды. Иҗат эшемдә сугышта катнашкан, заманында безнең мәктәптә укыткан легендар педагог Әлфия апа Абдуллина нәселе турында яздым. Бу нәселнең гомуми педагогик стаҗы 790(!) елга җиткән. Әлфия апаны бергә эшләгән укытучылар да, укучылары да "ул авылыбызның, мәктәбебезнең аяклы тарихы иде", дип сагынып искә алалар. Әлеге конкурска әзерләнгәндә укытучым белән бик күп эзләнү эшләре алып бардык, Әлфия апаның Казанда яшәүче балалары, авылыбызда яшәүче туганы Рима апа Ахунҗанова истәлекләре белән уртаклаштылар. Менә шундый легендар шәхес, аның нәселе турындагы иҗат эшемнең тарихка кереп калуына бик сөенәм. Миңа Татарстан мәктәпләреннән җибәрелгән йөзләгән иҗат эше арасында призлы урын алырга ярдәм иткән укытучым Илдус абыйга рәхмәт белдерәм.
 
Газета укучыларыбызның хәлен Рәмзия ЗАРИПОВА белеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев