Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Зөлфирә ХӘБИБРАХМАНОВА - Әгерҗе шәһәре: - Якшәмбе ТНВ каналыннан "Татарлар" тапшыруында Свердлау өлкәсендәге Утрау авылында яшәүчеләрнең көн күрмешләрен күрсәттеләр дә, без дә алар кебек бит дип үзебезне кызганып куйдым. Әгерҗедә яшибез дисәк тә Иж буенда утрауда кебек гомер итәбез. Аллага шөкер, кышны исән-имин чыктык дип сөенәбез. Дүрт хуҗалыкта алты гына...

Зөлфирә ХӘБИБРАХМАНОВА - Әгерҗе шәһәре:
- Якшәмбе ТНВ каналыннан "Татарлар" тапшыруында Свердлау өлкәсендәге Утрау авылында яшәүчеләрнең көн күрмешләрен күрсәттеләр дә, без дә алар кебек бит дип үзебезне кызганып куйдым. Әгерҗедә яшибез дисәк тә Иж буенда утрауда кебек гомер итәбез. Аллага шөкер, кышны исән-имин чыктык дип сөенәбез. Дүрт хуҗалыкта алты гына кеше калдык инде. Бер гаилә кебек көн саен бер-беребезнең хәлен белешеп торабыз. Хәзер язгы ташу Иж күперен генә агызып алып китмәсен дип телибез. Ташу башланганчы Әгерҗегә барып азык-төлек җыеп калырга да кирәк. Ярый әле, анысына район электр челтәре җитәкчесе Айрат Гыйльманов машина бирә. Аннан бер айга өйләргә "бикләнәбез" инде. Сулар кипми якты дөньяга чыкмыйбыз дигән кебек, шәһәр белән ике арада юл өзелә. Хәзергә бер генә теләгебез: ташу бик куркыныч булмасын. Ә болай төшенкелеккә бирелмибез: шушында гомер иттек, алга таба да матур табигать кочагында исән-имин яшәргә язсын.
 
Әлфирә НИЗАМОВА - Исәнбай авылы:
- Ижауда "Татар әдәбияты көннәре" уңаеннан үткәрелгән чараларда катнаштым. Удмуртиянең төрле шәһәр-авылларыннан җыелган балалар татарча чатнатып шигырьләр укыдылар. Әдәби-музыкаль композиция, спектакль-миниатюралар күрсәттеләр һәм "Барысы да - хәтердә" видеофильмнар конкурсында ярыштылар. Төрле милләт арасында, шәһәрдә яшәп татар телендә иркен аралашучы бу балаларга сокланып карап утырдым. Балалар бакчаларыннан килгән нәни җиңүчеләр арасында авылдашым, татар теленә мәхәббәт тәрбияләүче мөгаллимә Ләйсирә Йосыпованың шәкертләре булу горурлык хисләрен уятты. Кичәне бик матур итеп алып баручы да безнеке - Исәнбай кызы Гүзәл Шакирова иде. Тантаналарда бер төркем язучылар - Казаннан Данил Салихов, Вакыйф Нуриев, Рифат Җамал, Чаллыдан Амур Фәлах катнаштылар.
Һәр баланың чыгышы өчен җан атып утырган укытучы-тәрбиячеләргә, сәхнәдә татарча сөйләүче балаларына сокланып утырган әти-әниләргә, әби-бабайларга карап мин көнләшеп тә куйдым. Менә кемнәрдән үрнәк алырга кирәк! Балалары, оныклары белән урыс телендә сөйләшеп, "сиңа татар теле кирәк булмаячак!" дип тәкърарлап туган телебезгә балта чабучы кайбер Әгерҗе әниләре, дәү әниләр өчен оят булып китте.
 
Лилия ГАЛИУЛЛИНА - Әгерҗе шәһәре:
- 4нче һәм 1нче сыйныфларда укучы улларым Динар белән Данил бер атнага каникулга чыктылар. Алар өйдә булгач сеңлеләре Рузанага да күңелле. Көне буе өйдә рәхәтләнеп уйныйлар. Ялларда Ижауга Макдональдска бардык, балаларны күңел ачу урыннарында ял иттердек. 1 сыйныфта укучы улым Данил белән "Мәдәни көндәлек" тутырабыз. Китапханәгә барып китаплар да алдык, көндәлеккә дә тамга куйдырттык. Атна ахырында "Авангард"ка мультфильм карарга барырга җыенабыз. Әле Кадыбашта яшәүче әти-әниләргә кайтып өй юып киләсе дә бар.
Динар да, Данил да бик яратып кул сугышы секциясенә йөриләр. Каникул булса да, тренировкалар тукталмый. Тренерлары Рөстәм Майоров балаларны Ижауда һәм Чаллыда узачак ярышларга әзерли. Шуңа бер генә тренировканы да калдырмыйча йөрибез. Менә шулай, балаларның каникулы бик файдалы уза.
 
Газета укучыларыбызның хәлен Миләүшә ЯГЪФӘРОВА белеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев