Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Карина ХӘБИБУЛЛИНА, сәнгать мәктәбенең 7 сыйныф укучысы: Мин Чаллыда узган "ТатАRSтан" республика бәйгесендә "Кыллы музыка кораллары: скрипка. Соло" номинациясендә дипломант булдым. 6 районнан килгән 20 катнашучы арасында беренче урын яулау минем өчен зур җиңү булды. Жюри әгъзалары хәзер ничек уйнауга гына бәя бирмиләр, тышкы кыяфәт, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, эмоциональлек тә...

Карина ХӘБИБУЛЛИНА, сәнгать мәктәбенең 7 сыйныф укучысы:
Мин Чаллыда узган "ТатАRSтан" республика бәйгесендә "Кыллы музыка кораллары: скрипка. Соло" номинациясендә дипломант булдым. 6 районнан килгән 20 катнашучы арасында беренче урын яулау минем өчен зур җиңү булды. Жюри әгъзалары хәзер ничек уйнауга гына бәя бирмиләр, тышкы кыяфәт, сәхнәдә үз-үзеңне тоту, эмоциональлек тә мөһим роль уйный. Җитәкчебез Алия Заһидуллина сәхнәгә чыкканчы безне тынычландыра, киңәшләрен әйтә. Фортепиано ансамблендә концертмейстер Аидә Дадуш белән белән чыгыш ясау да безгә сәхнәдә бик ярдәм итә.
Бәйгеләргә барганда иң авыры Әгерҗе районыннан килүчеләргәдер, мөгаен. Ерак юлга иртәнге сәгать 5тә үк чыгып китәбез. Бәйге башланыр алдыннан гына килеп җиткәч, репетиция ясарга вакыт калмый. Ә без төшенкелеккә бирелмәскә тырышабыз. Башкаларга карыйбыз да, мин анна яхшырак уйнарга тиеш дип үзебезне тынычландырабыз. Ә Алия апабыз чыгышларыбызны видеога төшерә. Бәйгедән кайткач аны карап кимчелекләрне төзәтәбез.
Безнең өчен җан атып торган, юл чыгымнарын күтәргән әти-әниләргә рәхмәт! Быел әти-әнием миңа яңа скрипка алды. Мин беркайчан да яраткан уен коралымнан аерылмаячакмын, үземне сәнгатькә багышлаячакмын.
 
Галина БАБУШКИНА, Әгерҗе шәһәре:
- Һава торышы нинди булуга карамастан, без ирем белән һәр ялда балыкка йөрибез. Нәтиҗәдә, салкын тидереп тә авырдык, тик яраткан шөгылебездән башка яши алмыйбыз. Күптән түгел Красный борга бардык. Анда өч ел күрешмәгән таныш балыкчыларны очраттык. Ий, ничек шатланганыбызны күрсәгез?! Гомумән, балыкчылар - бик тә күңелле, дус халык.
Соңгы баруымда бик җайлап кына бер кечкенә култыксага урнаштым. Башта кипкән ипи, көнбагышка тотып карадым, берни дә эләкмәде. Аннан бер ун минуттан балык каба башлады, алып кына өлгер. Моны күргән дуслар: "Вәт, Галинаның уңыш җыя торган көне бүген!" - дип шаккатылар. Чыннан да, мин - 8, ирем 7 кило балык тоттык ул көнне. Аннан жерлицага ике чуртан баласы эләкте. Ә Алмалыда ике кило ярымлык чуртан каптырдык.
Балыкка йөрү минем өчен зарядка да, азарт та, канәгатьлек хисе дә, рух күтәренкелеге дә ул.
 
Гөлшат ШАКИРОВА, Кодаш авылы:
- 6 мартта туебыз булды, 8ендә ирем Фәңгиз белән Санкт-Петурбургка туй сәяхәтенә киттек. Бәлки, кемдер нигә Мисыр йә башка чит илгә түгел дип гаҗәпләнер. Тик Питерга бару күптәнге хыялыбыз иде. Әлеге шәһәрне сайлап ялгышмаганбыз. Җиде көн дәвамында чын сәнгать дөньясында яшәдек. Пушкин иҗат белән шөгыльләнә башлаган Патша авылы (Царское село), алтын йөгертелгән фонтанлы Петергофны ничек онытасың?! Берсеннән-берсе атаклы картиналары белән таң калдырган Эрмитажның матурлыгы да - һаман күз алдында.
Без Нева елгасы янында урнашкан кунакханәдә яшәдек. Невада инде боз юк, навигация сезоны апрельдә үк башланган. Гомумән, Питерда көннәр җылы, үләннәр баш калкыта башлаган. Менә шулай, һәрьяклап күңелдә ниндидер җылылык, нур калдыра торган шәһәр икән ул Санкт-Петербург. Әгәр әлеге тарихи шәһәргә бару бәхете сезгә дә елмая икән, кулдан ычкындырмагыз.
 
Газета укучыларыбызның хәлен Екатерина САМСОНОВА белеште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев