Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлең бар, кеше туганым?

Сишәмбедән - сишәмбегә Ни хәлең бар, кеше-туганым? Илүзә МОЗАФФАРОВА, Тирсә мәктәбенең 8 сыйныф укучысы: - Җәйге каникулны дусларым белән бик файдалы уздырам. 10 укучы мәшгульлек үзәге аша Тирсә мәктәбе бакчасына эшкә урнаштык. Биредә чүп утыйбыз, яшелчәләргә су сибәбез, корткычларга каршы көрәшәбез. Кайберәүләр "сез ничек өйдә дә, мәктәптә дә чүп утаудан...

Сишәмбедән - сишәмбегә
Ни хәлең бар, кеше-туганым?
 
Илүзә МОЗАФФАРОВА, Тирсә мәктәбенең 8 сыйныф укучысы:
- Җәйге каникулны дусларым белән бик файдалы уздырам. 10 укучы мәшгульлек үзәге аша Тирсә мәктәбе бакчасына эшкә урнаштык. Биредә чүп утыйбыз, яшелчәләргә су сибәбез, корткычларга каршы көрәшәбез.
Кайберәүләр "сез ничек өйдә дә, мәктәптә дә чүп утаудан туймыйсыз", дип гаҗәпләнәләр. Аптырыйм андыйларга! Үзеңнең хезмәт нәтиҗәңне күрү - зур куаныч бит ул. Әнә, шифалы яңгырлардан соң кишер-чөгендерләр бик тиз үсеп киттеләр. Ул чәчәкләрнең матурлыгы... Ял иткән арада укытучыбыз Фирая апа Гыймазова белән яшелчәләрнең файдасы турында да сөйләшәбез. Бергәләшеп чәй эчү дә бик күңелле. Төрле ярышлар да оештырып алабыз.
Ә хезмәт хакымны яңа уку елына кирәк-яраклар алырга тотачакмын.
 
Федор ГАЛИЕВ, Казан консерваториясе каршындагы махсус мәктәпнең II курс укучысы:
- Ике атна элек җәйге каникулга Әгерҗегә кайттым. Сагындырган туган шәһәр. Әмма каникулда да бик ял тәтеми әле. Музыкантка һәрдаим үз өстендә шөгыльләнергә кирәк. Бу җәйдә яңа музыкаль әсәр дә язарга ниятләп торам.
Кечкенәдән шөгыльләнгән сәнгать мәктәбенә көн саен барам. Яраткан укытучыларымнан дәресләр алу бик ошый. 3нче мәктәптә бергә укыган сыйныфташларым белән лагерьның соңгы көнендә куйган концертыбыз нәни укучыларның күңеленә хуш килде. Шәһәр көненә дә музыкаль номер әзерләргә исәбебез бар.
Каникул булса да, мәшәкатьсез торган юк. Әле әнием Горький тимер юллары буенча уздырылган "Һөнәре буенча иң яхшы" бәйгесендә катнашты. Аңа презентация ясарга булыштым. Тырышлыгы бушка китмәде, әнием техниклар арасында өченче урынга лаек булды.
Буш вакыт булдымы, кармагымны алам да елга буена китәм. Балык каптыру - иң яраткан шөгыльләремнең берсе. Китапханә юлына да тузан төшермим. Шушы көннәрдә Булгаковның "Мастер и Маргарита" романын укый башладым.
 
Рафилә МУЛЛИНА, Кодаш авылы:
- Җәйнең нәкъ кыл уртасына туры килүче Питрауга кадәр ун көн кала һәм ул узгач бер атна эчендә пиннек җыярга кирәк, диләр. Бу - мунча себеркесе әзерләү өчен иң кулай вакыт. Иртәрәк җыйсаң, каенның яфраклары коела, соңгарак калсаң, агачның ботаклары катып китә, яфракларына тимгелләр төшә. Шуңа бу көннәрдә гаиләбез белән пиннек әзерләү белән мәшгульбез. Әгерҗелеләр заказ бирделәр, Ижаудагы туганнар да пиннек сораганнар иде. Каен пиннеге җаннарны дәвалый, авыруларга шифа бит ул. Пиннекне пешергәндә дә коелмаслык итеп дөрес итеп бәйләү һәм киптерү мөһим. Кояш нурлары нык төшмәсен, яфраклары саргаймасын өчен бик сак кына киптерәбез аны. Ә бәйләү үзе бер осталык таләп итә. Әнә шулай, бөтен нечкәлекләрен истә тотып, ирем, балаларым белән бергә табигать кочагында әзерлибез пиннекне.
 
Екатерина САМСОНОВА сораштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев