Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Ни хәлең бар, кеше-туганым

    Хәмит ИБӘТУЛЛИН, Исәнбай авылы: - Балаларым, туганнарым белән 80 яшьлек юбилеемны бәйрәм иткәндә, хат ташучы "Әгерҗе хәбәрләре"нең чираттагы санын алып керде. Газета килү белән яңалыкларны карап чыгу гадәтем бар иде инде. Бу юлы да түзмәдем, тиз генә район газетасын карарга керештем. "Батырлар арасыннан якыныңны эзлә" дигән исемлеккә дә күз төште...

    Хәмит ИБӘТУЛЛИН, Исәнбай авылы:
    - Балаларым, туганнарым белән 80 яшьлек юбилеемны бәйрәм иткәндә, хат ташучы "Әгерҗе хәбәрләре"нең чираттагы санын алып керде. Газета килү белән яңалыкларны карап чыгу гадәтем бар иде инде. Бу юлы да түзмәдем, тиз генә район газетасын карарга керештем. "Батырлар арасыннан якыныңны эзлә" дигән исемлеккә дә күз төште бит. Дан ордены белән бүләкләнүчеләр арасында әтием Солтанның исемен күреп, бер бар булдым, бер юк булдым. Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәргә җыенганда, әтинең гүр иясе булганына 53 ел тулганда аның сугыш кырында күрсәткән батырлыклары өчен орден белән бүләкләнүен белгәч, ничек сөенгәнемне белсәгез иде, күңелләр тулды. Менә, мин әйтәм, 80 яшем тулган көнне әти кайтты.
    Әткәй 1941 елда сугышка китте. Шул елны әни үлде. Әткәй 42нең ахырында яраланып туган якларга кайтты. Таякка таянып бик авырлык белән йөрсә дә, башта сельпо, аннан колхоз рәисе булып эшләде. Колхозчыларга он биргән өчен төрмәгә дә утырттылар үзен. Бары 1947 елда гына безнең янга кайтты. Аннан соң да рәхәтлеккә туенып яшәүләр насыйп булмады аңа. 1962 елда вафат булды.
    Әтинең бер генә медале дә сакланмаган. Аның Дан ордены белән бүләкләнүчеләр исемлегендә булуы - әйтеп бирә алмаслык зур шатлык.
    Редакциядән: әгәр газетада басылган "Батырлар арасыннан якыныңны эзлә" дигән исемлектә сезнең якыннарыгыз бар икән, район тарихы музеена мөрәҗәгать итегез. Музей хезмәткәрләре "наградной лист"ларның күчермәсен бирәләр. Телефон: 22757.
     
    Рәмзия ЗАРИПОВА - Әгерҗе шәһәре:
    - Бу араларда 60(!) ел инде халкыбызны үз моңнарында тирбәтүче Илһам Шакиров дөньясы белән яшим әле. Нәрсә, әллә аның 80 яшьлек юбилей тантанасында катнаштыңмы диярсез. Юк, андый бәхет эләкмәде. Әмма ТНВ каналында аңа багышланган тапшыруларны, ТВ фондындагы моңлы сандугачыбызның җырлары, яшь артистлар башкаруында аның репертуарындагы җырлардан төзелгән бай эчтәлекле концертны карап, хатирәләргә чумдым. Без үскәндә җырчыларыбыз татар авыллары буйлап концертлар куеп йөриләр. Ә механизатор әтием Сабир концерттан соң кышын аларны трактор чанасында толыпларга төреп күрше авылларга илтә иде. Ул чакларда балаларны кичләрен клубка кертмиләр, әткәй исә мине "по блату" үзе белән алып бара, клубта алма төшәр урын да юк. Мин исә сәхнә алдына идәнгә утырып, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Флүрә Сөләйманова, Сөләйман Йосыповны тыңлап үстем. Ул артистларның әтигә бүләк иткән җыр пластинкалары да байтак иде бездә. Әткәй исә гомере буе Илһам Шакировка мөкиббән китте. Үзе дә хромка гармунында уйный һәм гел Илһам башкара торган җырларны - "Шахта", "Гөлмәрьям", "Идел буе каеннары", "Сәрвиназ", "Әллүки", "Туган тел", "Ике аккош", "Сарман"ны җырлый иде. Телевизордан Илһамның шушы җырлары яңгыраса йә концертларда яшьләр аның репертуарындагы бу җырларны башкарсалар, 45 ел тракторда эшләгән әткәйнең эштән соң гармунын алып утыруы искә төшә дә күңелләр тула. Легендар җырчыбыз Илһам ага башкарган җырларның мәңге яшәячәгенә иманым камил.
     
    Сәгыйрь ХУҖИН - Көчек авылы:
    - Февраль ае, гомумән, бик матур уза әле минем өчен. Гашыйклар көнендә 73 яшьлек гомер бәйрәмем белән котларга кызым Алия белән улым Алик гаиләләре белән килүе үзе бер шатлык булды. Узган атнада Кадыбашта оныгым Илһам белән киленебез Эльвираның никахлашу мәҗлесендә катнашуым тагын да зур сөенеч булды. Икенче көнне Көчектә Алигыбыз йортына килен төшердек, туй бик матур узды.
    Ә болай пенсионерның тормышы бер төрлерәк инде аның. Һәр көнне иртәнге якта кибеткә ипигә чыгып кайтам. Ә кибет - авылдашлар белән очрашып, хәл-әхвәл белешү, яңалыклар ишетү урыны ул. Бер генә көн чыкмый калсам да нидер җитмәгән кебек. "Әгерҗе хәбәрләре"нең килгәнен дә көтеп кенә торабыз. Күпме яңалык алып килә бит ул безнең өчен! Хәзер менә бакча эшләре башланганны көтәм инде. Кышын да бакчамда алмагачлар төпләрендәге карны гел таптап кына тордым. Бакчада эшләргә бик яратам. Менә өч көннән язның беренче аена аяк басабыз. Барыгызга да ямьле язларга, җылы җәйләргә исән-сау керергә язсын.
     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: