Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни хәлегез бар, ветеран коллегалар?

80 елдан артык чыгып килүче район газетасында кемнәр генә эшләмәгән?! Ветеран коллегаларыбызны, газетаны кайчакта төннәрен дә баскан типография хезмәткәрләрен бик еш искә алабыз. Район матбугатына бөтен гомерләрен биргән Тәүфыйк Рәхмәтуллин, Зәйтүнә Сергеева, Солтан Зайцев, Зәйтүнә Шәфиева, Гомәр Галиуллин, Таһир Закиров кебек ветераннарыбыз исемнәре редакция тарихына алтын хәрефләр белән язылып калды....

80 елдан артык чыгып килүче район газетасында кемнәр генә эшләмәгән?! Ветеран коллегаларыбызны, газетаны кайчакта төннәрен дә баскан типография хезмәткәрләрен бик еш искә алабыз. Район матбугатына бөтен гомерләрен биргән Тәүфыйк Рәхмәтуллин, Зәйтүнә Сергеева, Солтан Зайцев, Зәйтүнә Шәфиева, Гомәр Галиуллин, Таһир Закиров кебек ветераннарыбыз исемнәре редакция тарихына алтын хәрефләр белән язылып калды. Ни кызганыч, матбугат ветераннары сафы да елдан-ел сирәгәя. Лаеклы ялдагы өлкән хезмәттәшләребез ни хәлләрдә яталар икән?

Адольф ВЛАСОВ:
- Пенсионерның тормышы бертөслерәк инде ул. Кышын базардан атна буена җитәрлек төрле гәҗитләр сатып алам да шуларны укыйм, телевизордан хәбәрләр, яңалыклар карыйм. Сериалларны "җенем" сөйми. Украинадагы сугышларны, фашизм күренешләрен бик борчылып карыйм. Улыбыз Саша да Украинада бит. Алар яши торган Кировоград шәһәрендә митинглар булыштыргаласа да, кан кою, җимерү, яндырулар юк дип безне тынычландыра. Ләкин ул шөгыльләнә торган басма продукция бизнесы туктап калган. Бөтен нәрсә кыйммәтләнгән. Ул ел саен җәен Әгерҗегә кунакка кайта иде. Быел кайта алырмы инде, бик сагындык. Ә оныгыбыз Киевта яши иде. Кияүгә чыккач, Америкага киттеләр. Әле ярый, вакытында Киевтан киткәнбез дип сөенәләр. Улыбыз һәм оныгыбыз белән Интернет аша хәбәрләшеп торабыз.
Хәзер бакча эшләренә ябыштык. Көн саен иртән таягыма таянып бакчабызга менеп китәм. Быел сәламәтлек кенә әллә ни җир җимертеп эшләргә ирек бирми. Җир казып булмаса да, тиресне үзем ташыдым. Кишер, суган, бәрәңге утырттык инде. Шул өч сутый җирдә үзебезгә җитәрлек яшелчә үстерәбез.
40 елдан артык үзем чыгарган "Агрызские вести"ны атнага ике тапкыр көтеп алам. Бәясе күтәрелүгә борчылган идем башта. Ләкин район халкы бу гәҗиттән аерылмас дип уйлыйм. Райондагы гына түгел, республика хәбәрләрен дә аңлаешлы итеп җиткереп торучы "Әгерҗе хәбәрләре"нә язылмасагыз, тормышыгызның бер чите китек калыр, райондашларым. Ярты елга илле тапкыр өегезгә килеп торучы район гәҗитенең бер саны нибары сигез сумга гына төшә бит. Ә күпме хәбәр, яңалык, мәгълүмат анда!

Альберт ГАЛӘЛИЕВ:
- Пенсиягә чыгуыма 15 ел узса да район тормышы белән бик кызыксынып яшим. 30 ел эшләгән редакциягә дә керми калган көнем бик сирәк. Яшь коллегаларымның хәлен белеп чыкмасам, нидер эшләнми калган кебек. Үзләре дә миңа еш кына төрле сораулар белән мөрәҗәгать итеп торгач, бик якын итәм аларны. Берара керми торсам, "кая югалдың, Альберт абый?" дип шалтыратып хәл белешсәләр дә кәеф күтәреп китә. Җәмәгатем озак еллар инде урын өстендә булгач, "Яблонька"дагы бакчабызны ташларга туры килде. Югыйсә, бик яратып эшли идем җирдә. Хәзер бөтен йорт эшләре, тормыш мәшәкатьләре - минем җилкәдә. Шулай да гәҗит укымый, телевизордан Татарстан хәбәрләрен, дөнья хәлләрен карамый калган көнем юк. Китапханәгә дә йөрим. Иң яраткан шөгылем - китап, гәҗит-журнал уку. Моннан тыш, мин үзебезнең күп катлы йорт өчен җаваплы вәкил буларак, төрле проблемаларны чишү артыннан да йөрергә туры килә. Менә шулай гомер узганы сизелми дә. Сәламәтлек кенә сынатмасын инде...

Зөлфирә Шәймәрданова:
- Пенсиягә чыккач, ямансу булыр инде дип борчылган идем башта. Бик рәхәт икән пенсионер тормышы. Рәхәтләнеп сериаллар карыйм, кроссворд чишәм, гәҗитләр укыйм. Хәзер менә төпчек оныгым Алиянең бакча белән саубуллашу бәйрәменә әзерләнәбез. Аннан соң ул 1 сентябрьгә кадәр миндә булыр инде.
Әмма 30 елдан артык эшләгән редакция коллективын сагынам. Эштән туктавыма өч ел узса да, гәҗит чыгасы сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә күңелем белән редакция кызлары янында йөрим, типографиягә җибәрергә соңармасалар ярар иде, хата гына китә күрмәсен дип телим. Элек үзем гәҗиттә эшләгәндә күп кенә пенсионерларның "Әгерҗе хәбәрләре" килгәнне көтеп алабыз дигән сүзенә ышанмый идем. Үзем хәзер нәкъ шулай. Ирем Раил почта әрҗәсен әллә ничә чыгып карый. Кем гәҗитне беренче алып керә, шул укый. Миңа беренче эләкмәсә, иремнең укыганын көтеп, аны тизләтеп торам. Кем әйтмешли, бер сүзен дә калдырмый укып чыгам. Гади укучы газета чыгаруның нинди җаваплы, тынгысыз, авыр хезмәт икәнен аңлап бетермидер. Ә мин шуның эчендә кайнагач, бик яхшы беләм бу эшнең нечкәлекләрен. Бәясе артты дип, район гәҗитенә язылмый кала күрмәгез. "Әгерҗе хәбәрләре" килмәсә, бик күңелсез булачак сезгә.

Хөрмәтле матбугат ветераннары, заманында Әгерҗе типографиясендә эшләгән коллегалар, газетабызның актив ветеран хәбәрчеләре, газета укучыларыбыз! Сезне Матбугат көне белән тәбриклибез.
Исән-сау булыгыз, барыгызга да тагын бик күп тапкырлар шушы ямьле язларны күрергә насыйп булсын. "Әгерҗе хәбәрләре"нең ишекләре сезнең өчен һәрчак ачык. Языгыз! Шалтыратыгыз! Килегез! Сез - безгә бик тә кадерлеләр.
Ветераннарның хәл-әхвәлен Рәмзия ЗАРИПОВА белеп кайтты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев