Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ни чәчсәк, шуны урырбыз

Безнең Красный бор авылында мөселман кардәшләребез күп яши. Шуңа күрә дини гамәлләр башкару өчен безгә мәчет бик тә кирәк. Ниһаять, Аллаһыга тапшырып, Рәшит Әмирҗан улы җитәкчелегендә мәчет төзергә карар кылынды. Бу изге эшнең безнең чорга туры килүенә без бик тә шатланабыз, чөнки бу изге эшкә үз өлешеңне кертү - бик...

Безнең Красный бор авылында мөселман кардәшләребез күп яши. Шуңа күрә дини гамәлләр башкару өчен безгә мәчет бик тә кирәк.
Ниһаять, Аллаһыга тапшырып, Рәшит Әмирҗан улы җитәкчелегендә мәчет төзергә карар кылынды. Бу изге эшнең безнең чорга туры килүенә без бик тә шатланабыз, чөнки бу изге эшкә үз өлешеңне кертү - бик тә саваплы гамәл. Моның өчен үзебез мәңгелеккә күчкәч тә савабы барып торыр, иншаллаһ. Мондый мөмкинлектән мәхрүм була күрмик.
Әлхәмдүлилләһи, җыелып сөйләшкән көнне үк Муллаян Гыйззәтуулин, Җәүдәт Гыйльфанов, Расим Ямалиевлар 1әр мең сум акча бирделәр. Аларга Зөләйха Москова, Илнур Гыймадиев, Хурлыҗинан Зәкиева кушылдылар. Шушы авылныкын булмаса да, кунакка килгән Рөстәм Ямалиев, Салагыштан Фаидә Шәрипова, Әгерҗедән Наилә Гыйззәтуллина да изге эшкә үз гаиләләре исеменнән акча китерделәр. Әйе, кайсы авылда төзелүенә карамастан, мәчет - Аллаһ йорты бит. Изге эшкә сарыф итүдән байлык кимеми. Дөнья - ахирәтнең кыры, дөньяда ни чәчсәк, ахирәттә шуны урырбыз.
Изге эшкә үз өлешен кертеп, саваплы булырга теләүче башка кардәшәребез дә бардыр. Андыйлар акчаларына кибеткә куелган махсус әрҗәгә сала йә үүз кулары белән Хәлимә Ямалиевага тапшыра алалар. Акчаларны банкка да күчерергә мөмкин:
Р/с: 30301810042006006241
к/с: 30101810600000000603 в ГРКЦ НБ РТ
БИК: 049205603
ИНН/КПП: 7707083893/165502001
Получатель: Ямалеева Халима.
Счет получателля: 42307810562418000103/48
В ОКВКУ 4690/080 Елабужского отделения Сбербанка.

Аллаһының рәхмәтенә ирешергә теләүчеләр, сезнең ярдәмгә өметләнәбез!
Хәлимә ЯМАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев