Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ник сынады безне язмыш шулай?

Карынындагы баласының туар көннәрен көнләп түгел, сәгатьләп көтә Венера ханым ЗАКИРОВА. Ул вакытта УЗИ булмагач, малаймы-кызмы икәнен белмәсә дә, шулай да сизә ана күңеле. Олы уллары Русланга охшап баһадир малай туачак. Әмма ни сәбәпледер, нарасый гына якты дөньяга туарга ашыкмый. Бала тудыру йортында бәргәләнгән яшь әнигә акушерка, шәфкать туташлары баласын...

Карынындагы баласының туар көннәрен көнләп түгел, сәгатьләп көтә Венера ханым ЗАКИРОВА. Ул вакытта УЗИ булмагач, малаймы-кызмы икәнен белмәсә дә, шулай да сизә ана күңеле. Олы уллары Русланга охшап баһадир малай туачак.

Әмма ни сәбәпледер, нарасый гына якты дөньяга туарга ашыкмый. Бала тудыру йортында бәргәләнгән яшь әнигә акушерка, шәфкать туташлары баласын тудырырга булышалар. Сабый кычкырып елап җибәрә... Ниһаять, ничә сәгатькә сузылган газапларга нокта куела, ана җиңел сулап куя. Табиблар да баласының сәламәт булуын әйтәләр, борчылырга сәбәп юк, диләр. Бер тәүлектән соң имезергә алып киләләр. Менә бит, ничек рәхәт икенче тапкыр әни булу. Ике малай булгач, бер-берсенә тагын да якынрак булырлар дип уйлый нарасыен кулына алгач Венера ханым. Әмма еллар узгач, үзен бер сорау борчыячагын ул чакта белми әле. Нәкъ менә чарасызлыктан нишләргә белмәгән чакларында ул хәзер үзенә шулай дип сорау бирә: нигә бәбили алмый газапланганда табиблар баланы ярып кына алмадылар икән?
...Ике ай тулгач Айраты башын тоталмагач, үзе дә шәфкать туташы булган Венераның эченә "корт" керә. Әллә, Ходаем, балам сәламәт түгел микән дигән уй килә күңеленә. Алты айда да ни утыралмаган, ни хәрәкәтләр ясый алмаган баланы хастаханәдән хастаханәгә йөртүләр башлана. Айратка церебраль паралич дигән диагноз куялар.
- Ул вакытта нишләргә белми бәргәләнгән чакларым еш була иде. Ярый әле, янымда мине һәрчак аңлаучы, олы терәгем булган ирем Рәмзил, кечкенәдән үк кул арасына кергән улыбыз Руслан булды. Өчәүләшеп бу хәсрәтне җиңеп, әкренләп алга карап яшәргә өйрәндек, - ди Венера ханым.
5 яшькә кадәр аягына басалмый Айрат. Гел күтәреп йөртәләр үзен. Әле алай гына да түгел, һәр ризыкны иттарткычтан чыгарып ашаталар. Шул вакытта аларга Украинага барып дәвалану узарга киңәш итәләр.
- Баланы өч айга Украинада табиблар кулына калдырып кайтып киттем. Әмма өч сәгатем дә аны уйламыйча узмады. Көн саен дәвалаучы профессор белән телефоннан сөйләшеп тордык. Баланы алырга килгәч, үз күзләремә ышанмый тордым: Айрат аякка баскан, калак тотып ашый башлаган иде. Бу минем өчен иң бәхетле мизгел булгандыр, - ди Венера ханым.
Аннан соң да хастаханә, санаторийларда бик күп дәвалану курслары узарга туры килә. Ике ел саен комиссиягә алып бару, авыру бала белән зур чиратларда тору зур газап була.
- Санаторийларга барганда төрле балаларны күрергә туры килде. Безнең баланыкына караганда да куркынычрак авырулар белән дә килүчеләр бар иде. Әмма бер генә әти-әнидән дә зарлану сүзе ишеткән булмады, - ди Венера ханым.
16 яшьлек чагында Айратны чираттагы комиссиягә алып баргач, Венера ханымны табиблар сезнең балада церебраль паралич түгел, ә "родовая травма" дип кайтаралар. Монысы тагын башка таш белән орган кебек була. Менә шул чагында "Эх, бу ак халатлы шәфкать ияләрен" дип күз яшьләрен түгә торган була ул.
Әле Айрат кечкенә чагында Венераның үзенә табиблар берничә тапкыр баласын хастаханәдә калдырырга киңәш итәләр. Әмма йөрәгеннән өзелеп төшкән нарасыен язмыш кочагына ташлыймы соң инде ана?
- Мин исән булганда балам да минем белән булачак дип кырт кистем. Әгәр табиблар сүзенә карап шул вакытта калдырып чыгып киткән булсам, үземне гомергә дә гафу итә алмаган булыр идем, - ди Венера ханым.
Әнә шулай, авырлыклары, газаплары белән 29 ел гомер узып киткән. Бала-чага акылы булса да, Айрат үзен бик җитди тота. Ул рәсем ясарга ярата, телевизор карый, музыка тыңлый. Кыш көннәрендә прогулкага алып чыгу авыр булганлыктан, быел "беговая дорожка" алганнар үзенә. Көн саен әлеге тренажерда 20 минут шөгыльләнә ул.
- Хәзер тормышыбызны Айраттан башка күз алдына да китермибез. Ул - йортыбызны саклаучы (хранитель очага), ә Руслан - киләчәккә өметебез. Руслан Айрат өчен өзелеп тора. Берәр атнага Әгерҗегә үзенә кунакка алып китә, санаторийларга да алып бара. Кая гына барсак та Айратны калдырмыйбыз. Җәен зоопаркка да алып барабыз, Сабантуйларга да гаиләбез белән чыгабыз, - ди Венера ханым.
"Эх, балабыз сау-сәламәт туган булса" дигән уйлар да киләдер инде дигән соравыма:
- Ничек инде килмәсен?! Рәмзил Айрат сәламәт булса, Руслан кебек спортчы булыр иде, ди. Куллары көчле аның. Тирсәдә инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр күп. Авыру баласын язмыш кочагына ташламаган, авырлыкларны теш кысып уздыра белгән олы йөрәкле аналарга кулымнан килсә һәйкәл куяр идем. Инвалид баланы тәрбияләүне үз башына төшкән кеше генә аңлый шул, - ди Венера ханым.
Бәйрәмнәрдә күчтәнәчләр белән сөендерүче, хәлләрен белешеп торучы Тирсә авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйковага рәхмәтен дә белдерде хуҗабикә.
Менә шундый аналарга һәм аларның авыру балаларына инвалидлар декадасында булса да хөрмәт күрсәтә алсак иде.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев