Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Нинди яхшы көн бүген

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Әгерҗенең Җиңү паркында узган тантанада бу җөмлә берничә тапкыр яңгырады. Гади генә үзе, әмма күпме мәгънә сыйган.... 9 Май көнне кояш та нурларын мулрак сипте, көне дә гадәттәгедән яктырак, нурлырак, җылырак иде. Бәйрәмгә килүчеләр саны дә башка уңайдан уздырылган тантаналарга караганда күбрәк булды....

9 Май - Бөек Җиңү бәйрәме уңаеннан Әгерҗенең Җиңү паркында узган тантанада бу җөмлә берничә тапкыр яңгырады. Гади генә үзе, әмма күпме мәгънә сыйган....
9 Май көнне кояш та нурларын мулрак сипте, көне дә гадәттәгедән яктырак, нурлырак, җылырак иде. Бәйрәмгә килүчеләр саны дә башка уңайдан уздырылган тантаналарга караганда күбрәк булды. Ни дисәң дә, 9 Май - гади генә бәйрәм түгел шул, туган ил азатлыгы өчен башын салган якташ батырларны искә алу, әле дә сафта булган сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш чоры балаларын хөрмәтләү көне. Сугыш кырыннан әйләнеп кайтмаган 6350 каһарман райондашыбыз хөрмәтенә Мәңгелек ут янына чәчәкләр салганда, яшьли өзелгән гомерләр өчен йөрәк кысылды. Тантанага килгән ветераннарыбызны күргәч янә әрнеп алды йөрәк: сугыш кырыннан өч меңнән артык солдат туган ягыбызга әйләнеп кайткан булса, Бөек Җиңүнең 69 еллыгын аларның нибары 45е генә исән-сау каршы алды бит. Бәйрәмгә бер көн кала Әгерҗедә 93 яшьлек хөрмәтле сугыш ветераны Михаил Пугачев та вафат булды. Калганнарына Бөек Җиңүенең 70 еллыгын күрергә насыйп булсын иде.
- Без ветераннарыбыз бүгенге рәхәт тормышта озаграк яшәсен өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә бурычлы. Һәм бу шулай булыр да, - диде үз чыгышында район башлыгы Валерий Макаров. Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның фронтовикларга һәм тыл хезмәтчәннәренә олы хөрмәт белән сугыралган тәбрикләвен җиткерде. Ветераннар советы рәисе Рәвия Лутошкина тантанада катнашучыларга:
- Сугышның беренче көннәрендә үк сөекле улын югалткан язучы, шагыйрь Павел Антокольскийның: "Сугыш еларында халык күргән михнәтләр хакында үксеп елау - изге бурычыбыз ул. Безнең иңрәп елауны киләчәк буыннар да ишетергә тиеш" дигән сүзләре тормыш девизыбызга әверелсен иде, - дигән сүзләр белән мөрәҗәгать итте.
- Җиңү бәйрәменнән соң быелгы язгы чакырылышта армия хезмәтенә алынучы беренче төркем егетләр изге бурычларын үтәргә китәчәк. Мин ышанам: Әгерҗе егетләре сынатмас, - диде хәрби комиссариат бүлеге начальнигы Илгиз Галиев.
Мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм район Мәдәният сарае артистлары чыгышлары белән үрелеп барган тантанада ветераннарга, тыл хезмәтчәннәренә, сугыш чоры балаларына иң зур рәхмәт сүзләре, иң җылы теләкләр күп яңгырады. 2нче шәһәр мәктәбе кадетлары чәчәкләр бүләк иткәч, йөзләре тагын да нурланып киткәндәй булды ветераннарның. Ә биюче кызлар аларны вальс әйләнергә чакыргач, гәүдәләрен төзрәк тотарга тырышып, елмаеп һәм бик теләп биюгә кушылдылар. Бу минутларда һәрберсе күңеле белән яшьлегенә кайткандыр һәм эченнән генә: "Ий, Ходаем, без күргәннәрне бу сабыйларга күрсәтә күрмә", дип теләгәндер.
"Дуслык" кафесында мул табын артында дәвам иткән бәйрәмдә ветераннар сугышчан хатирәләре белән уртаклаштылар, үзләрен шулай зурлаган республика һәм район җитәкчелегенә олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
....Безне хәзер һәр көн Бөек Җиңүнең 70 еллыгына якынайта. Һәм ул көн дә бик тиз килер. Иң мөһиме, сугыш елларының авырлыгын күргән бер генә ветеранны да җылы сүзебездән, игътибарыбыздан, ихтирамыбыздан мәхрүм итә күрмик.
Дания Абзалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев