Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Әнкәй керде бүген төшемә

    Иртә таңда бүген бер төш күрдем, Әнкәй керде минем төшемә. Кунак булып кайткандыр инде ул Түзә алмый сагыну хисенә. Яулыклары һаман да ак икән, Матур күлмәк әнкәй өстендә. Гомере буе аклык өләште ул, Тирә-юньгә, барлык кешегә. Сагындыра икән бергә чаклар, Еллар арты еллар узса да. Кайткалап йөр, әнкәй, безнең янга...

    Иртә таңда бүген бер төш күрдем,

    Әнкәй керде минем төшемә.

    Кунак булып кайткандыр инде ул

    Түзә алмый сагыну хисенә.

    Яулыклары һаман да ак икән,

    Матур күлмәк әнкәй өстендә.

    Гомере буе аклык өләште ул,

    Тирә-юньгә, барлык кешегә.

    Сагындыра икән бергә чаклар,

    Еллар арты еллар узса да.

    Кайткалап йөр, әнкәй, безнең янга

    Бары төштә генә булса да.

    Иртә таңда бүген бер төш күрдем,

    Әнкәй керде минем төшемә.

    Уяндым да үксеп кабатладым,

    Төш кенә шул, әнкәй, төш кенә.

    Кафия ТУКАЕВА.

    Уразай авылы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: