Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Нәни укучыларга – мәдәни көндәлек

12 ноябрьдә Россиядә барлык мәгариф учреждениеләрендә "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа проектка старт бирелде.Нәрсә соң ул мәдәни көндәлек? Мәдәният елыннан Әдәбият елына күчкәндә нәни укучыларны тарихи-мәдәни урыннарга тарту максатыннан әзерләнгән проект ул. Укучыларны компьютер, телевизордан беразга гына булса да читләштереп, кечкенәдән үк мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне дә, әти-әни...


12 ноябрьдә Россиядә барлык мәгариф учреждениеләрендә "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән яңа проектка старт бирелде.Нәрсә соң ул мәдәни көндәлек?

Мәдәният елыннан Әдәбият елына күчкәндә нәни укучыларны тарихи-мәдәни урыннарга тарту максатыннан әзерләнгән проект ул. Укучыларны компьютер, телевизордан беразга гына булса да читләштереп, кечкенәдән үк мәдәнияткә, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүне дә, әти-әни күбрәк вакытын бала белән уздырсын дигән максатны да күз алдында тотканнар аны оештыручылар. 12 ноябрьдә районыбыздагы 458 беренче сыйныф укучысы мөгаллимнәре белән бергә китапханәләргә бардылар һәм анда эшләүче ягымлы апалары аларга Мәгариф һәм фән, Мәдәният министрлыклары әзерләгән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге"н тараттылар.
Әгерҗедә нәни укучылар бу көнне иртәнге сәгать 9дан ук балалар китапханәсенә килә башладылар. Китапханәчеләр Лилия Акбашева белән Резидә Закирова иң беренче 2нче мәктәпнең 1б сыйныф укучыларын кабул иттеләр. Әлбәттә, сүз әлеге мәдәни көндәлек турында, аның белән танышудан башланды.
- Сез - бүгеннән безнең китап укучылар. Тәүге тапкыр бирегә аяк атласагыз да, китапханәнең кызыклы, мавыктыргыч белем дөньясы икәнен беләсез инде. Сез бүген икеләтә бәхетле: төсле, кызыклы биремле, ике телдә эшләнгән, тарихи, истәлекле урыннар турында мәгълүматлар белән баетылган менә шушы көндәлеккә сез китапханәгә килгән саен без тамга салабыз. Ә өйгә кайткач китапханәдә күргәннәрне сез аңа теркәп куярсыз, - диде Лилия Акбашева.
Ә аңа җавап итеп, Олег Страдаев, Андрей Парыгин китапханәдә инде берничә тапкыр булуларын әйттеләр. Ә бүгенге очрашу бу малайларга, аларның иптәшләренә тагын да мавыктыргычрак булды. Китапханәчеләр аларны борынгы Болгар һәм Биләр шәһәрләренә сәяхәткә дәштеләр. Укучылар өйләренә кайту белән көндәлеккә беренче сәфәрдән алган тәэсирләрен язачакларын әйттеләр.
Декабрь аенда нәни укучыларны балалар китапханәсендә янәдән көтеп калалар. Ул очрашуда китапханәчеләр аларны Свияжскига "сәяхәт"кә алып чыгачаклар. Аннан тарих музее белән берлектә "Әбием сандыгы"н уздырачаклар. Кино челтәрләре җитәкчесе Земфира Майдук та бу атнада ук укучыларны әниләре белән бергә "Авангард"ка "Черепашки ниндзя" мульфильмына чакырды.

Хис-кичерешләреңне язып бар
Мәдәни көндәлекле булган 1 сыйныф укучысының максаты - уку елы дәвамында укытучысы, сабакташлары, әти-әниләре белән бергәләп үзе яшәгән шәһәрдәге, райондагы китапханә, музей, кинотеатрларга, башка шәһәрдәге тарихи-истәлекле урыннарга бару һәм андагы хезмәткәрләрдән көндәлектәге махсус битләргә билге-тамга куйдырту. Моннан тыш аларга белемнәрен, иҗади сәләтләрен күрсәтергә дә менә дигән мөмкинлек бу көндәлек. Аны тутырганда фотолар, рәсемнәр белән бизәргә, үз фикереңне язып куярга кирәк. Һәм шуны истән чыгармаска кирәк: монда 1 сыйныф укучысы бу эшләрне үзе генә түгел, ә әти-әнисе белән бергә башкара.

Бәйгеләр
Укучылар "1 сыйныф укучысының иң яхшы мәдәни көндәлеге" һәм "Иң мәдәниятле әти-әни" дигән номинацияләр буенча бәйгеләрдә дә катнаша алалар. Аның I этабы 27 декабрьгә кадәр үткәрелә. II этап 2015 елның январеннан 25 маена кадәр дәвам итә. Җиңүчене иң элек мәктәптә, аннан соң район һәм шәһәр күләмендә билгелиләр. I этапта җиңүчеләр Татарстан Республикасы Президенты чыршы бәйрәменә чакыру алачаклар. II этаптан соң конкурс нәтиҗәләре билгеләнәчәк. Казанда җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында актив укучыларны әти-әниләре белән бергә котлаячаклар.
Көндәлек алып бару белән генә эш бетми әле. "Татармультфильм" берләшмәсе эшләгән "Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге" дигән махсус сайт та эшли башлады. Укучыларга анда теркәлергә һәм сәяхәтләрдән алган тәэсирләрен язарга, фотосурәтләр куярга була. Әлеге сайтта төрле бәйгеләр дә игълан итәчәкләр. Берләшмә директоры Азат Ганиев әйтүенчә, сайт көндәлекнең гомерен озайтачак һәм нәни укучыларны үзенә җәлеп итәчәк.

Без эшләргә тиеш
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова башлангыч сыйныф укытучыларын, шәһәрдә мәдәният өлкәсендә эшләүчеләрне җыеп, әлеге көндәлек турында фикер алышты.
- Әле мәктәпкә укырга кергән бала яза да, фикерен төгәл генә җиткерә дә алмаска мөмкин. Шуңа күрә сез һәм әти-әниләр аларның иң зур ярдәмчеләре булырга тиеш, - диде ул укытучыларга.
Китапханәчеләр, Мәдәният сарае, кино челтәре, музей хезмәткәрләре нәни укучыларны шатланып кабул итәргә әзер. Алар кызыклы темаларга әңгәмәләр оештырачаклар, төрле биремнәр әзерләячәкләр. Әнә, 2нче мәктәпнең 2б сыйныф җитәкчесе Любовь Никитина кышкы каникулда чал тарихлы Алабугага сәяхәт итәргә планлаштыра.
Бу урында шуны да әйтергә кирәк: көндәлекне тутырганда авыл балаларына авыргарак туры килер. Чөнки күп авылларга башка шәһәрләр генә түгел, Әгерҗе дә бик ерак. Әмма төшенкелеккә бирелергә кирәкми: проект май аена кадәр дәвам итә. Каникулларда әти-әниләр балаларын сәяхәткә алып чыгу юлын тапсын һәм тарихи урыннарга, мәдәният учакларына сәяхәттән алган тәэсирләрне бергәләп көндәлеккә төшерсеннәр иде.
ххх
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев