Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җәннәт бакчасы

"Безнең бакчада кешенекеннән артык берни дә юк" , дисәләр дә, һәр нәрсә тәртип белән утыртылган, җиләк-җимеш, яшелчәләре быелгы "көйсез" җәйдә дә ишелеп уңган, 30 төрдән артык чәчәк үсүче бубакчадан, дөресен әйтим, чыгасы да килми. Кадыбашта гомер кичерүче Кадрия-Рафаэль ШӘЙМӘРДАНОВлар - икесе дә лаеклы ялда. Җәен бакча мәшәкатьләренә "чумалар". Бал кортлары...

"Безнең бакчада кешенекеннән артык берни дә юк" , дисәләр дә, һәр нәрсә тәртип белән утыртылган, җиләк-җимеш, яшелчәләре быелгы "көйсез" җәйдә дә ишелеп уңган, 30 төрдән артык чәчәк үсүче бубакчадан, дөресен әйтим, чыгасы да килми.
Кадыбашта гомер кичерүче Кадрия-Рафаэль ШӘЙМӘРДАНОВлар - икесе дә лаеклы ялда. Җәен бакча мәшәкатьләренә "чумалар". Бал кортлары гөж килеп торган бакчага берара керергә дә куркыныч. Әмма кортлар алай бәйләнмәделәр, мине үз иттеләр, ахры.
Ниләр генә юк монда
Тәлгәш-тәлгәш асылынып торучы виноградларга бу хуҗалыкка кергән һәркем кызыга торганд
ыр. "Изабелла" сортлысы инде безнең якларда киң таралган аның. Ә менә бу яшеленең исемен Кадрия апа үзе дә белми.
- Бик эре һәм бик тәмле анысы. Кышкы салкыннарга да чыдам. Улыбыз Илшат Ижаудан алып кай
ткан иде, - ди. Виноградларны оста бакчачылар гына үстерә белә шул. Аларны кышка дөрес итеп сакларга куя белергә кирәк.
- 1,5-1,7 метр озынлыкта кисәбез дә бау белән кысып бәйләп, сузып салабыз. Аннан ылыс ботакла
ры белән күмәбез. Полиэтилен белән төрәбез, аның баш-башларын ачык калдырабыз. Ботакны җиргә күмеп куйсаң, ул язга тамыр да җибәрә, - ди Кадрия апа.
Виноград вагаймасын дисәң, өске ботакларын кисеп торырга да кирәк икән. Бу җимештән хуҗабикә күпләп компот ясый, туганнары, дусларына өләшә.
Бакча буйлап сәяхәтебезне дәвам итәбез. "Бу кадәр эре-эре сарымсакны кая куеп бетерәләр икән?" дип шаккатып карап торуыма җавап итеп:
- Алары да бетә. Фаршка кушам, кыяр-помидор тозлаганда, салатлар ясаганда күпләп тотыла сарымсак. Сатабыз да. Соңгы елларда мин аны виктория арасына утырта башладым. Җиләкне авырулардан саклый ул, - ди Кадрия ханым. Әле бу көннәрдә бакча җиләген чистарту, яшь үсентеләрен күчереп
утырту белән мәшгуль ул. Аның өчен кояш төшә торган урында зур итеп ике түтәл казып куйганнар.
Ә менә биредә баш бармак зурлыгындагы кура җиләкләре... Бу сортны почта аркылы кайтарткан
нар. Кар яуганчы пешеп утыралар икән. Кадрия апага, гомумән, басуга җиләккә йөрисе юк. Бакчасында хәтта каен җиләге дә пешә. Мине өз дә, мине өз дигәндәй, кызыктырып торалар. Барысы да - кып-кызыллар.Күпләр ачык һавага утырткан помидорлары кызармаудан зарлана быел. Ә менә Шәймәрдановлар бакчасында помидорлар да өлгергән инде.
- Көн саен диярлек берәр чиләк пешкән помидор җыям. Инде тозлыйм да, салатлар да ясыйм, - ди Кадрия апа. Помидорларның берьюлы кызаруының серен дә әйтте ул. Туфракка күчергәндә һәр помидор төбенә 0,5 литр көл һәм черемә сала икән. Помидорларның төрле сорттагыларын утыртырга тырыша.
- Үземә "Бычье сердце" дигән итләч помидор ошый. Ә менә "Надежда" бик күп уңыш бирә. Бер төптә
хәтта 30лап помидоры була. Анысы тозларга әйбәт, - ди хуҗабикә.
Узган ел кавын-карбызлары да ишелеп уңган. Быел табигать бу төр җимешләрнең үсүенә
каршы килде шул. Ә менә карлыганнарын кая куярга белми аптыраганнар.
- Җыйсаң, хәзер дә 15ләп чиләк карлыган җыярга булыр иде. Үзебезгә җитте, 15ләп чиләк саттык. Артыгын нишләтәбез инде аның җыеп, - дип сүзгә кушыла Рафаэль абый да. - Инде туңдырылган җиләк-җимеш белән морозильник тулды, - дип өсти ул шаяртып.
Шәймәрдановлар һәр эшне бергәләп башкаралар. Мал караганда да, печән әзерләгәндә дә, бакча эшләрендә дә бергә алар. Хәтта Кадрия апа ашау пешергәндә дә Рафаэль абый булышмыйча түзә алмый.
- Рафаэль тәбикмәкне бик оста пешерә, - ди Кадрия апа елмаеп.
Санберриның файдасы
Бу төр җиләк соңгы елларда бакчачылар арасында бик популярлашып китте. Аны икенче төрле кояш җиләге дип тә атыйлар. Аның җимеше дә, вареньесы да, хәтта яфраклары да файдалы, диләр. Кыскасы, санберри - мең төрле авыруга дәва.
- Бер елны "Татарстан яшьләре"ннән әлеге җимеш турында укыдым да аны үзебездә утыртып карарга булдык. Әйбәт кенә үсеп китте. Уңышын сентябрьдә көннәр суыта башлагач җыябыз, - ди Кадрия апа. Бу җиләкнең яфраклары радикулиттан, геморройдан, баш авырутыннан, буыннар сызлавыннан файдалы булса, кайнатмасы
йокыны яхшырта, нервыларны тынычландыра икән. Санберридан ясалган препаратларны йөрәк чирен, ревматизм, остеохондроз, астманы дәвалауда файдаланалар.
Чәчәкләр - үзе бер дөньяШәймәрдановлар бакчасында чәчәкләрнең ниндиләре юк. Өйалды бакчасы да, ишегалды да чәчәкләр белән тулы. Аларның үсентеләрен
Кадрия апа март аенда ук үстерә башлый. Әйе, Шәймәрдановларның бакчасыннан чыгасы да килми. Үзләре
дә ачык йөзле, тәмле телле булган Рафаэль абый белән Кадрия апа, әнә шулай, тормыштан тәм табып, матурлыкка омтылып, һәр эшне җиренә җиткереп бик бәхетле гомер кичерәләр.
ххх
Хөрмәтле хуҗабикәләр!
Кадрия ападан берничә рецепт тәкъдим итәбез.
Алмадан как
Алмаларны юып, үзәген алып, кабыгын әрчемичә генә турыйм да кәстрүл төбенә аз гына су салып пешерергә куям. Пешкәч, тишекле чүмечтән сөзеп майлаган табага юка гына итеп җәеп кояшта яки духовкада киптереп алам. Какка шикәр комы кушмыйм.
Томат согы
Помидорларны юып, кискәләп мискәгә тутырам да, төбенә ябышмасын өчен аз гына су салам. Помидорлар пешеп изелә башлагач тишекле чүмечтән ике кат сөзәм. Тәменчә тоз, шикәр комы салып кайнатам. Өстендәге күбеген җыеп торам. Күбек беткәч утны сүндерәм. Стерильләштерелгән банкаларга тутырып, әйләндереп куям. Томат согы базда озак вакыт саклана.
Виноград компоты
Стерильләштерелгән 3 литрлы банкага тәлгәшеннән арындырып 0,5 литр виноград, аның өстенә 0,5 литрлы банканы тутырмыйча шикәр комы салам. Кайнап торган су коеп 20 минут тотам. Аннан суны бушатып кайнатып чыгарам да яңадан банкага коеп капкачлап куям.
Кыяр маринадлау
Стерильләштерелгән 3 литрлы банканың төбенә 3әр карлыган һәм чия, азрак керән яфраклары, сарымсак, 4 борчаклы кара борыч, 3 канәфер, бер зонтиклы укроп салам да кыярларны тутырам. Өстенә кайнап чыккан суны коям һәм 10 минуттан суны эмаль савытка бушатам. 3 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы өеп тоз салып кайнатып чыгарып банакларга салам, бер аш кашыгы аш серкәсе кислотасы һәм бер аспирин салып капкачлап куям.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев