Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Ноябрь сынамышлары

9 ноябрь нинди, май ае шундый

Ноябрь – бусагада кыш. Борынгылар, ноябрь һава торышын күзәтеп, киләсе ел уңышына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди, яз шундый килә.

8 ноябрь иртәдән бәс – карлы кышка ишарә.

9 ноябрь нинди, май ае шундый.

11 ноябрьдә болытлар түбән йөзсә, чатнама суыклар көтелә.

14 ноябрьдә кар төшсә, язын су күп булыр. Боз катса, язга кадәр суыклар сакланыр. Бу көнне пычрак аякка иярә икән, декабрьгә кадәр суыклар булмас.

19 ноябрьдә кар очса, кыш карлы килер. Әгәр бу көнне өф иткән җил дә юк икән, тиздән чын суыклар килеп җитәр.

21 ноябрьдә җепшек кар яуса, яз айлары яңгырлы булыр.

22 ноябрь иртәсендә агачларны бәс сарган икән, солы уңар. Яңгыр яуса, бодай мул булыр.

27 ноябрьдә болытлы яки явым-төшем булса, җәйнең беренче көннәре матур килмәс.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев