Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • "Нәүрүз" ширкәтендә яңа директор билгеләнде

    Ул - Васильев Игорь Григорьевич

    Васильев Игорь Григорьевич “Нәүрүз“ ширкәте директоры итеп билгеләнде.

    И.Васильев 1991 елда Түбән Кама шәһәрендә туган. 2016 елда Казан (Идел буе) федераль университетын тәмамлаган. Белгечлеге буенча – менеджмент. 
    2011-2012 елларда “Хитон“ җәмгыятендә – менеджер, 2013-2018 елларда “Ак Барс“ холдинг компаниясе“ җәмгыятендә коммерция департаменты баш белгече булып эшләгән. 2018 елдан әлеге вазифага билгеләнгәнче “Ак Барс Дрожжаное“ ширкәтендә җитештерү буенча директор урынбасары булган. 

    Моңа кадәр “Агрофирма–Әгерҗе“ һәм “Нәүрүз“ ширкәтләре директоры булган Руберт Җәүдәт улы Төхвәтуллин “Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте белән җитәкчелек итәчәк. 


     

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: