Әгерҗе хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Нурулла Гыймазетдинов министрлыкның Мактау грамотасына лаек булды

    30 елдан артык туган як кырларында иген игүче, быел "Дон" комбайнында 1600 тонна ашлык суктырган "Наҗар" ширкәте комбайнчысы Нурулла ГЫЙМАЗЕТДИНОВ ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды. - Нурулла абыйны комбайнчы дию генә аз, алтын куллы ул. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы да, токарь да. Нәрсәгә...

    30 елдан артык туган як кырларында иген игүче, быел "Дон" комбайнында 1600 тонна ашлык суктырган "Наҗар" ширкәте комбайнчысы Нурулла ГЫЙМАЗЕТДИНОВ ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булды.

    - Нурулла абыйны комбайнчы дию генә аз, алтын куллы ул. Электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы да, токарь да. Нәрсәгә тотынса, шуны булдыра, - дип мактап туялмый аны хуҗалык директоры урынбасары Ирек Сабирҗанов.

    Әнә, быелгы урып-җыю вакытында хуҗалык басуларында дүрт комбайн эшләсә дә, җитмеш процент игенне Нурулла абый җыеп алды, ди.

    Көчек авылында туып-үскән Нурулланың хезмәт юлын башлавына кырык елдан артык инде.

    - 1976 елда "Родина" колхозында ДТ-54 тракторына утырдым. Армиядән кайткач Красный борда шоферлар курсын тәмамлап, берара кранчы да булдым, янгын сүндерү машинасы да йөрттем, - дип сөйли.

    2009 елдан бирле "Наҗар" хуҗалыгында эшли ул.

    - Шушы елларда урып-җыюны төрле шартларда башкарырга туры килде. Шулай да быелгы кебек урак соңарган еллар сирәктер. Уңыш яхшы булса да, эшләве авыррак булды быел. Иртә-кич чык төште, көндез яңгыр да еш сибәләп китте, - ди, бераз борчылып.

    Эш шартлары катлаулы булса да, озак вакытлар ватылып, басуга чыкмый тормаган. Монысы - техниканы урып-җыюга тиешле итеп әзерләве нәтиҗәсе. Әнә, хәзер дә комбайнын киләсе ел урагына әзерләү белән мәшгуль ул.

    Уллары Фәнил белән Радикның да авыл хуҗалыгында эшләве белән горурлана Нурулла. Фәнил - V участокта баш инженер, Радик - механизатор. Урып-җыю чорында ул да әтисе кебек комбайн иярләгән.

    Хуҗалыкларында күп итеп мал асрап, тырышып көн күрәләр бүген Гыймазетдиновлар.

    - Премиягә ашлык бирәләр. Печән-салам да җитәрлек әзерләдек. Авыл җирендә яшәп, мал асрамый мөмкин түгел, - дип фикер йөртә гаилә башлыгы.

    40 елдан артыкка сузылган хезмәт юлында бик күп бүләкләргә дә лаек булган тырыш авыл улы.

    - Беренче бүләгем - 1983 елда бирелгән тузан суырткыч әле дә исән. Колхозда эшләгән чакта беренче урынга колын алган чаклар да еш булды, - дип искә ала. Төрле елларда келәм, магнитофон, телевизор һәм тагын бик күп бүләкләргә лаек була ул.

    - Минем өчен бүләк мөһим түгел, күңел кушуы буенча эшлим. Шушы кырлар-басулар миңа яшәү көче бирә, - ди киләсе елга 60 яшьлек юбилеена килеп җитәчәк җир улы.

    Дания АБЗАЛИЕВА.

    Автор фотосы.

    Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: