Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

"Олимп" спорт комплексы директоры Рөстәм Гобәйдуллин: Максатыбыз – сәламәт яшәү рәвеше культурасын булдыру

“Олимп” спорт комплексы ачылуга өч ел тулды 

2017 елда Әгерҗедә “Олимп” спорт комплексы ачылган иде. Шушы еллар эчендә спорт комплексы хезмәткәрләре нинди уңышларга ирешкәннәр? Нинди планнар белән яшиләр? Болар һәм башкалар хакында спорт комплексы директоры Рөстәм ГОБӘЙДУЛЛИН белән әңгәмә кордык. 

–    Рөстәм Рәзилевич, дүшәмбе көнне спорт комплексы ачылуга өч ел тулды. Бу – кайбер нәтиҗәләр ясау өчен яхшы форсат...

–    Шушы көннәрдә генә моннан өч ел элек төзегән планнарыбызны барлап утырдым. Без үз алдыбызда торган барлык бурычларны да үтәгәнбез. Шушы чор эчендә безгә йөрүләр санын 2,3 тапкырга арттыруга ирешкәнбез. Без эшли торган юнәлешләр саны да өч тапкырга арткан. Бүгенге көнгә өч меңгә якын клуб картасы ясалган. Без аерым клиентлар белән генә түгел, райондагы унбишләп оешма һәм учреждение белән дә хезмәттәшлек итәбез. 
Безнең йөзүчеләр төрле ярышларда алтын медальләр алалар, футболчыларыбыз да күптән түгел көмеш медаль белән кайттылар. Югыйсә, без спорт мәктәбе дә түгел. 
–    Бүгенге “Олимп” – спорт кына түгел, димәк...

- Бу, чыннан да, шулай. Безнең максат – төрле юнәлешләрне үз эченә алган тулы бер экосистема булдыру. Әйтик, фитобар ачтык, савыктыру буенча төрле юнәлешләр тәкъдим итәбез. Болар – массаж, косметология, дәвалау физкультурасы һәм башкалар. Максатыбыз – сәламәт яшәү рәвеше культурасын булдыру. Моның өчен халыкның аңын үзгәртергә кирәк. Өч ел эчендә ул яклап та сизелерлек үзгәреш бар дип уйлыйм.

Әңгәмәне тулысынча "Әгерҗе хәбәрләренең" 49 номерында укыгыз.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев