Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Өлкәннәр дә укый

Быел районда пенсионерлар өчен "Өченче буын университеты" эшли башлады. Ул үз эченә өч юнәлешне ала: компьютер курслары, кул эшләре һәм сәламәт яшәү рәвеше. Әлеге язманы әзерләгәндә бер мәзәк искә төште. Мәктәптән кайтып кергән оныгы компьютер каршында утырган әбисенә гаҗәпләнеп карап торган да: - Әби, кайчан тәмле пирог пешереп сыйлыйсың инде?...

Быел районда пенсионерлар өчен "Өченче буын университеты" эшли башлады. Ул үз эченә өч юнәлешне ала: компьютер курслары, кул эшләре һәм сәламәт яшәү рәвеше.
Әлеге язманы әзерләгәндә бер мәзәк искә төште. Мәктәптән кайтып кергән оныгы компьютер каршында утырган әбисенә гаҗәпләнеп карап торган да:
- Әби, кайчан тәмле пирог пешереп сыйлыйсың инде? - дигән.
- Ий, улым, нинди пирог кайгысы булсын әле монда, компьютердан аерылып булмый. Әнә, күпме кеше белән дуслаштым хәзер, - дигән.
Чынлап та, балалар гына түгел, хәзер өлкәннәр дә компьютер "чире" белән авырый башладылар. Башка төбәктә, чит илдә яшәүче якыннары белән дә скайп аша гына сөйләшәләр, рәхәтләнеп социаль челтәрләрдә утыралар, яңалыклар белән дә Интернет аша гына танышалар. Дусларын, танышларын табалар. Хәтта укып бетергәннән соң 30-40 ел күрешмәгән курсташлар да "Одноклассники" аша табышып, очрашулар уздыралар. Оныклары белән дәрес хәзерләгәндә дә аңлашылмаган тема булса компьютер ярдәмгә килә хәзер. "Менә ул компьютерның хикмәтләре", дип көлешәләр аның "телен" аңлаучы дәү әти һәм дәү әниләр.
Өлкәннәр дә заман белән бергә атласыннар дип моннан берничә ел элек Пенсия фонды идарәсе һәм райондагы "Пенсионерлар союзы" берләшмәсе компьютер курслары ачкан иде. Шәһәрдә генә түгел, авылларда да әлеге курсларга йөрүче пенсионерлар бик күп булды. Һәм аларның барысы да курслардан канәгать калдылар. Өлкәннәр өчен узган ел тагын "Куллар ямансулауны белми" һәм "Сәламәт яшәү рәвеше" дигән түгәрәкләр дә эшләде. Быел университет оештырылгач, әлеге курслар эшчәнлекләрен тагын да киңрәк җәелдерәчәкләр.
2нче һәм 4нче мәктәпләрдә өлкәннәрне компьютер серләренә Ринат Тимербаев һәм Энҗе Зарипова өйрәтәчәкләр.
- Бу эш миңа ят түгел. Әлеге курслар ачылганнан бирле бик күп пенсионерларга компьютерда эшләү серен төшендердем. Моның өчен мәктәбебездә бөтен шартлар да тудырылган. Сезнең белән килешеп, аңлашып эшләрбез дип уйлыйм, - диде Ринат Тимербаев.
"Куллар ямансулауны белми" түгәрәген алып баручы Эльвира Вәлиева да түгәрәккә бик актив һәм оста апалар йөрүен әйтте.
- Мин үзем дә алардан күп нәрсәгә өйрәнәм. Бергә-бергә эшләве бик рәхәт безгә, - диде ул. Бу түгәрәккә йөрүчеләр район Мәдәният сараенда шөгыльләнәчәкләр.
Шәһәр урамнарында скандинавия таягы белән йөрүче пенсионерларга күптән күнектек инде без. Стадионда, "Имәнлек" ял зонасында да иртәле-кичле очратырга була аларны.
- Безне хәзер Екатеринбургта да беләләр. Күптән түгел безнең турыда андагы җирле газета да язып чыкты. Бу спорт төре белән шөгыльләнүчеләрнең артуына сөенәбез генә. Уйлап карагыз, бер ел эчендә 90 кешегә скандинавия таяклары кайтарттык. Быел сафларыбыз тагын да артыр дип ышанабыз, - диде "Сәламәт яшәү рәвеше"н җитәкләүче Любовь Бодрицкая. Әлеге түгәрәк әгъзаларына ветеран табибә Татьяна Власова сәламәтлек турында лекцияләр дә укыячак.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Зөлфия Бакасова өлкәннәргә уңышлар теләделәр.
- Без сезне өйрәтеп кенә калмаячакбыз, ә өйрәнгәннәрегезне тормышта куллануны да таләп итәчәкбез. Мәсәлән, компьютер курсларына йөрүчеләр төрле бәйгеләрдә катнашачаклар, кул эшләреннән күргәзмәләр оештырачакбыз, ә сәламәт яшәү рәвешен сайлаганнар спорт чараларында үзләрен сынаячаклар, - диде Римма Ринатовна.
- Безгә психология буенча лекцияләр дә укысыннар иде. Бию белән дә бик теләп шөгыльләнер идек, - дигән теләкләрен җиткерделәр өлкәннәр.
- Анысы да булыр. Университетыбыз эшли генә башлады бит әле. Сезнең гозерләргә колак салачакбыз, - диде "Пенсионерлар союзы" берләшмәсе җитәкчесе Гөлшат Исмәгыйлева.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев