Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Җомга фаҗигаләре

Узган атна җомгасы хәвефле хәлләргә бай булды. Гомере утта өзелде Әгерҗе янгын частена көпә-көндез Шаршадыда йорт януы турында хәбәр алына. Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, йорт янып бетә язган була. 62 яшьлек йорт хуҗасын күршеләре коткарырга өлгерәләр. Ә ирнең 68 яшьлек өйдәш хатыны, йорт эчендә калып, һәлак була. Ир-белән хатын салган...

Узган атна җомгасы хәвефле хәлләргә бай булды.
Гомере утта өзелде

Әгерҗе янгын частена көпә-көндез Шаршадыда йорт януы турында хәбәр алына.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнче, йорт янып бетә язган була. 62 яшьлек йорт хуҗасын күршеләре коткарырга өлгерәләр. Ә ирнең 68 яшьлек өйдәш хатыны, йорт эчендә калып, һәлак була. Ир-белән хатын салган хәлдә өйдә тәмәке тарталар. Янгын ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә килеп чыккан.
Улы әтисен үтерде
Әгерҗедә яшәүче гражданин В. әтисенә кунакка килә.
Әтиле-уллы очрашу хөрмәтенә өстәлгә шешә куялар. Салып алгач, ике арада бәхәс туа. Кызып киткән улы әтисенә берничә тапкыр пычак белән кадый. 40 яшьлек әтисе шунда ук җан бирә.
Дистанцияне сакла
Шул ук көнне Наҗар авылы янындагы юлда кичке сәгать 6да юл-транспорт фаҗигасе булды.
Җиңел автомобиль хуҗасы, дистанцияне сакламый һәм алда баручы тракторга килеп бәрелә. Машина йөртүче һәм аның пассажирының сәламәтлегенә әллә ни зыян килмәсә дә, алар җиңелчә тән җәрәхәтләре алалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев