Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Омгада кимчелекләр тиз арада төзәтелгән

Узган атнада район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышы Сарсак-Омга авылында узды. Сарсак-Омгага керү уңаенда ук халыкның, әле күптән түгел генә сайланган авыл башлыгы Тамара Николаеваның урамнарны тәртиптә тотуга җаваплы карашы сизелә. Үзәк урамнарда гына түгел, тыкрыкларда да чүп үләннәре чабылган. Хакимият бинасы алдындагы һәм җәмәгать урыннарындагы мәгълүмат...

Узган атнада район башкарма комитеты каршындагы административ комиссиянең чираттагы күчмә утырышы Сарсак-Омга авылында узды.
Сарсак-Омгага керү уңаенда ук халыкның, әле күптән түгел генә сайланган авыл башлыгы Тамара Николаеваның урамнарны тәртиптә тотуга җаваплы карашы сизелә. Үзәк урамнарда гына түгел, тыкрыкларда да чүп үләннәре чабылган. Хакимият бинасы алдындагы һәм җәмәгать урыннарындагы мәгълүмат такталарына өмәләр турында игъланнар эленгән.
Шулай да комиссия әгъзаләре кайбер капка алларына өелеп куелган вакташ, ком, иске такта, бүрәнә һәм шпалларны, кирпечләрне күреп, кисәтү ясамый кала алмадылар.
Авыл буйлап йөреп чыкканнан соң 19 язмача кисәтү төзелде. Чүп савытлары булмау сәбәпле, өч вазифаи затка телдән кисәтү ясалды. Алты хуҗасыз йортның хуҗаларын эзләү буенча эш башланды.
Утырышта авыл активы белән эшлекле әңгәмә уздырылды. Комиссия рәисе Руслан Иванов халыкны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, салымга кагылышлы яңалыкларга тукталды. Комиссиянең җаваплы секретаре Александр Шамшурин ТР административ кодексы маддәләренә кагылышлы яңалыкларны җиткерде.
- Дүшәмбе көнне без җирлек җитәкчелеге белән кабат элемтәгә кердек. Ял көннәрендә авылда өмә уздырылып, бар җирне тәртипкә китергәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев