Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Онытылмаслык тамаша

Профессионал актерлар катнашында Яңа ел тамашасы карау, бәйрәм чыршысы тирәли Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп төрле уеннар уйнау, Яңа ел күчтәнәчләре алу... Әгерҗенең Мәдәният сараенда күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм "РИТЭК" җәмгыятендә эшләүчеләрнең балалары өчен шушы оешма уздырган Яңа ел тамашасының матур мизгелләре бу. Бәйрәм Мәдәният сараеның кече...

Профессионал актерлар катнашында Яңа ел тамашасы карау, бәйрәм чыршысы тирәли Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп төрле уеннар уйнау, Яңа ел күчтәнәчләре алу... Әгерҗенең Мәдәният сараенда күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр һәм "РИТЭК" җәмгыятендә эшләүчеләрнең балалары өчен шушы оешма уздырган Яңа ел тамашасының матур мизгелләре бу.
Бәйрәм Мәдәният сараеның кече залында ук башланып китте. Биредә балаларны профессионал артистлар каршы алды. Алар һәр балага шарлар бүләк итеп кенә калмыйча, битләренә "тере" маскалар да ясадылар. Оста куллар иҗатыннан соң балалар юлбарыс, песи, һәм, әлбәттә, алдагы ел символы аҗдаһага "әверелделәр". Спектакль башланганчы, һәр бала үзе теләгән "тере" масканы киеп алган иде инде.
Яңа ел спектаклен дә бик тәэсирләнеп карадылар алар. Бөҗәкләр иленә эләккән Денис белән бергәләп сәяхәт тә иттеләр, җырладылар, биеделәр, физзарядка ясадылар, хәтта сабын куыклары очырдылар балалар. Чебен, Үрмәкүч, Күбәләк, Черки, Камкага ярдәм итү, ә Дениска бөҗәкләрне җәберләргә ярамагынлыгын аңлату өчен артистлар һәм балалар арасында "җанлы әңгәмә" формасында барды әлеге тамаша. Аннан Дениска үз хаталарын аңларга Кыш бабай һәм Кар кызы да ярдәмгә килде. Малайның: "Мин табигатьне сакларга, бөҗәкләргә тимәскә сүз бирәм", - дип нәтиҗә ясавы балаларга да менә дигән сабак булгандыр.
Аннан тамаша Мәдәният сараеның фойесына күчте. Биредә төрле төстәге утлар балкып торган чыршы тирәли Кыш бабай һәм Кар кызы белән бергәләп матур итеп җырладылар, дәртләнеп биеделәр, рәхәтләнеп уйнадылар балалар. Кыш бабай аларның тапкырлыгын табышмаклар биреп сынап карады. Һәр табышмакка дөрес җавап ишеткәч, "бик акыллы, зиһенле балалар җыелган икән бирегә", дип нәтиҗә ясады. Балалар үз һөнәрләрен күрсәтеп тә бәйрәм хуҗасыннан бик күп мактау сүзләре ишеттеләр. Алар өчен иң сөенечлесе, әлбәттә, Кыш бабай кулыннан Яңа ел күчтәнәчләре алу булды. "Шәп булды бу бәйрәм. Чын артистлар белән бергәләп чыршы тирәли әйләнү, Кыш бабай кулыннан бүләк алу бик ошады миңа. Иртәгә үк монда күргәннәремне түкми-чәчми сыйныфташларыма да сөйләрмен", - диде Кичкетаңнан Динар Муллануров.
Балалар белән бергәләп бәйрәмгә килгән ата-аналар да сөенделәр. "Безнең балаларга онытылмас бәйрәм бүләк иткән "РИТЭК" җәмгыяте җитәкчелегенә, шушы җәмгыятьнең нефть һәм газ табу мастеры Александр Ивановка, тамашага килүебезне оештырган авыл җирлеге башлыгы Ләйсирә Нәфыйковага зур рәхмәт", - диделәр Тирсәдән килгән күп балалы аналар Наталья Мифтахова һәм Илсөяр Гайнуллина.
Бәйрәмдә катнашкан район башлыгы Фәрит Габбасов та әлеге җәмгыять исеменә бик күп рәхмәт сүзләре җиткерде. "Менә инде ничә еллар дәвамында "РИТЭК" җәмгыяте, төрле хәйрия чаралары уздырып, игелекле гамәл башкара. Бүген бу оешма тарафыннан күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүчеләр өчен матур бәйрәм оештырылу аерым игътибарга һәм ихтирамга лаек. Мин ышанам: бәйрәмгә килгән һәр бала күңелендә матур тойгылар гына калдыргандыр бу тамаша. Балаларга онытылмас бәйрәм бүләк итүегез үзе бәхет түгелмени?! Моны аңлаган җәмгыять җитәкчелегенә олы рәхмәтләремне җиткерәм һәм алга таба эшләрендә зур уңышлар телим", - диде Фәрит Гарифович һәм "ТатРИТЭКнефть" территориаль сәнәгать предприятиесесенең генераль директор урынбасары Рафаил Гыйззәтуллинга Рәхмәт хаты тапшырды.
...Озак дәвам итте бәйрәм. Балалар чыршы тирәли рәхәтләнеп уйнадылар, артистлар белән фотога төштеләр, Кыш бабайга һөнәрләрен күрсәтеп калырга ашыктылар.
Дания АБЗАЛИЕВА.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев