Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яшәеш

Онытылмый ул чаклар

Красный бор участок хастаханәсендә исемнәре олы хәрефләр белән язарлык ак халатлы шәфкать ияләре бик күп эшләгән. Һәр исем артында йөзләгән авыруны савыктыру өчен кылган кечкенә булса да батырлык ята. Гомерләрен әлеге хастаханәгә багышланган шәфкать ияләреннән матур хатирәләре белән уртаклашуларын үтендек. Нина ВАҺАПОВА - 1986-2003 елларда хастаханәдә баш табибә: "Мин әлеге...

Красный бор участок хастаханәсендә исемнәре олы хәрефләр белән язарлык ак халатлы шәфкать ияләре бик күп эшләгән. Һәр исем артында йөзләгән авыруны савыктыру өчен кылган кечкенә булса да батырлык ята. Гомерләрен әлеге хастаханәгә багышланган шәфкать ияләреннән матур хатирәләре белән уртаклашуларын үтендек.
Нина ВАҺАПОВА
- 1986-2003 елларда хастаханәдә баш табибә: "Мин әлеге хастаханәдә 1982 елның 1 августында табиб-хирург булып эшли башладым. Ә дүрт елдан мине баш табибә итеп билгеләделәр. Хастаханә яңа, шартлар - менә дигән! Бердәм, дус коллектив тупланган. Үзебезнең дә яшь, дәртле, эш өчен янып-көеп йөргән чак.
Юлларның начар булуы гына үзәккә үтә иде. Ул чакта ашыгыч ярдәм бүлеге юк, авыруларны тракторларда китерәләр. Төнлә К-700 тракторы тавышы ишетсәң, авыру китергәннәрен шунда ук аңлап ала идек. Ул вакытта гомум практика табиблары да юк иде. Безгә терапевт та, гинеколог та, стоматолог та булырга туры килде. Беренче эш көнемне һич кенә дә онытасым юк. Умрау сөяге сынган авыруның теше сызлавына түзәр чамасы юк. Ул тешен алуын үтенеп артымнан калмый йөри дә йөри. Шул вакытта миңа беренче тапкыр теш табибәсе дә булырга туры килде.
Гомумән, участок хастаханәсе табибы көн саен теләсә нинди катлаулы хәлгә әзер булырга тиеш. Менә тагын бер очрак. Чулман елгасы буеннан бер балыкчыны китерделәр. Аның чигәсенә кармак ыргагы кергән. Мин шундый вак-төяк белән дә мөрәҗәгать итмәсә дигән уй белән эшкә керештем. Баксаң, бик тиз генә булмады аны алу. Ыргакны болай гына чыгара алмагач, кулга скальпель алып, әлеге ирнең чигәсен ярырга туры килде. Мин эшләгән вакытта ярдәм сорап килгән авырулардан алынган балык кылчыклары, кадаклар һәм башка шундый әйберләрне җыеп та бара идем.
Хезмәттәшләремне юбилей белән тәбрик итеп, сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телим".

Зоя ШЕСТАКОВА - 1981-2008 елларда хастаханәдә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән медицина ветераны: "Красный бор участок хастаханәсенең матур юбилеен түземсезлек белән көтеп алам. Чөнки мин - биредә 38 ел эшләп чыккан шәфкать туташы. Үзем - Минзәлә кызы, 1971 елда медицина училищесын тәмамлап, юллама буенча бирегә эшкә килгән идем. Кояшлы, искиткеч матур җәй ае. 1 август көнне терапия бүлегендә шәфкать туташы булып эшли башладым. Ул вакытта баш табиб Иван Васильевич Маненок иде. Искиткеч яхшы күңелле, бай тәҗрибәле остазым булды ул. 10 ел төрле бүлекчәләрдә хезмәт куйганнан соң мине өлкән шәфкать туташы итеп билгеләделәр. Ул вакытларда хастаханә умарта күчен хәтерләтә иде. Биредә йөзгә якын хезмәткәр эшләсә, авыруларның да саны шулкадәр иде. Азево, Иске Чекалда, Шаршады, Салагыш, Ямурза, Кам.Ключ, Бима һәм башка авыллардан авыруларны кабул иттек. Авыр хәлдәгеләрен дә Әгерҗегә җибәрмичә үзебездә аякка бастыра идек.
Иске бинада эшләгәндә санитаркалар өчен шартлар юк дәрәҗәсендә иде. Без үзебез дә аларга булышырга тырыштык. Су, утын ташу кебек авыр хезмәтләрне бергәләп башкардык. Мин табиблар Иван Маненок, Анатолий Карпунин, Александр-Надежда Анпилоговлар, Харис Хәсәнов, Нина Ваһапова, шәфкать туташлары Нәсимә Мөхәммәтдинова, Надежда Шарычева, Нина Чулкина, Любовь Шишова, Тамара Овчинникова һәм башка бик күп медицина хезмәткәрләре белән кулга-кул тотынып, аңлашып, уртак тел табып эшләдем. Яшь шәфкать туташларының, санитаркаларның олы ярдәмчесе, киңәшчесе булдым дип горурланып әйтә алам.
Күңелле итеп ял да итә белдек без. 8 Март, Яңа ел бәйрәмнәре, Медицина хезмәткәрләре көне бик матур уза иде. Хәзер дә хастаханә ишекләре ветеран хезмәткәрләр өчен һәрчак ачык. Хастаханә юбилее белән котлап, барыгызга да сәламәтлек телим. Бәхетле булыгыз, хезмәттәшләрем!".

Наилә ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА - 80 яшьлек медицина ветераны: "Тирсә егете Рифкатькә кияүгә чыккач, язмыш җилләре безне Красный борга алып килде. 1964 елда Красный бор участок хастаханәсендә баш табиб Иван Маненок кулы астында терапевт булып эшли башладым. Иван Васильевичны алтын куллы хирург, эшне оста оештыра белүче җитәкче буларак әле дә олы хөрмәт хисләре белән искә алам. Аннан соңгы еллардагы баш табиблар Анатолий Карпунин, Вера Чигвинцева, Харис Хәсәнов, Нина Ваһапова белән дә уртак тел табып эшләдек. 30 елга сузылган хезмәтем вакытында миңа нинди генә вазифа башкарырга туры килмәде: терапевт, балалар-хатын-кызлар консультациясе фельдшеры, педиатр, гинеколог. Ул чакта Красный бор мәктәбендә 800-900ләп бала укый, моның өстенә, интернат, балалар бакчасы һәм ясле бар иде. Менә шул балаларның барысына медицина хезмәте күрсәтергә ничек өлгергәнбездер, хәзер үзем дә шаккатам. Операцияләр вакытында Иван Васильевич ярдәмче итеп тә чакыра иде. Моның өстенә, хастаханә өчен утын кисү, яру дисеңме... Ул чакларда хирургия, терапия, бала тудыру, балалар-хатын-кызлар консультациясе аерым биналарда урнашкан һәм һәркайсы утын белән җылытыла иде. Аннан авыруларны хастаханәгә кабул иткәндә, әйбәтләп юындырып, өс киемнәрен алыштыра идек. Беркемгә дә үз киемнәре белән хастаханәдә дәваланырга рөхсәт ителмәде. Көне-төне эшләгән чаклар да күп булды, тик без зарлануны белмәдек. Шуңа күрә лаеклы ялга чыккач та биш ел башкардым әле мин яраткан эшемне. Бергә эшләгән хезмәттәшләрем Валентина Тимакова, Нәсимә Мөхәммәтдинова белән очрашсак, шул елларны бик сагынып искә алабыз, сөйләшеп сүзләребез бетми".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев